Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 21

«Җиңел түгел яшәешне…»

Оглавление

Җиңел түгел яшәешне

Җимереп корулары,

Илле ел сине югалтып,

Тилмереп торулары.


Шигырьләргә кереп тулды

Нәрсәләр кичергәнем.

Үзем генә белә идем

Дөнья ни эчергәнен.


Таш булып ятты йөрәккә

Үткәннең юшкыннары.

Ияреп чапты җилләргә

Мәхәббәт очкыннары.


Алар, моңсу йолдыз булып,

Күкләргә сибелделәр;

Сагыш таратып дөньяга,

Моңаеп җемелдиләр.


Җанда хисләр дуласа да,

Берни булмый майтарып.

Булмый икән, булмый икән

Узганнарны кайтарып.


Шулай да, икәү күрешкәч,

Күңел талпынып куя;

Йөрәк беренче сөюнең

Кайнар ялкынын тоя…


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх