Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 2
Йөрәк сиңа ашкына
ОглавлениеЧыгам да урамнарга,
Югалам бураннарда.
Яннарыңнан кырык урыйм,
Уйланып торганнарда.
Янәшә гомер буе
Бергә барырга уем.
Аерым яшәүләр кыен,
Тормыш ул түгел уен.
Йөрәк сиңа ашкына,
Күзе тулы яшь кенә.
Җырлап туймас дөньясы,
«Яратам» дип дәш кенә.
Басылыр бураннары ла,
Тын калыр урамнары.
Яратуыма шикләнеп
Карама моннан ары.
Дулатмыйк бураннарны ла,
Елатмыйк урамнарны.
Йөрәктәге сөю җыры
Шаулатсын урманнарны.
Әллә нишләттең җанымны
Сиксәнем тулганнарда.
Чыгам да урамнарга,
Югалам бураннарда.