Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 16

«Сабырлыклар җиңә авырлыкны…»

Оглавление

Сабырлыклар җиңә авырлыкны,

Гомер буе җирдә сабыр бул.

Һәр хатын-кыз – Зөһрә, Зөһрә инде,

Син үзең дә һәрчак Таһир бул.

Син дә сөйсәң сине сөйгән ярны,

Чып-чын егет бу дип, ул сөяр.

Бәхетеңнән башың әйләнмәсен,

Бик масаеп китмә – күз тияр.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх