Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 11

«Аптырадым әле сине күреп…»

Оглавление

Аптырадым әле сине күреп,

Күзкәйләрең эчкә баткан ич.

Шаяруың олы сөю белән

Бәхетсезлек булып кайткан ич.

Моң-сагышка сине аткан ич,

Кайнар йөрәгеңне ваткан ич,

Күреп торам: башың каткан ич,

Күзкәйләрең эчкә баткан ич.

Сөю белән уйнау каккан ич,

Юлларыңа хәсрәт яткан ич,

Гомер инде судай аккан ич,

Күзкәйләрең эчкә баткан ич.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх