Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 14

Аңламыйсың шуны

Оглавление

Уянуга искә төшәсең син,

Уйламаган көнем юктыр ла.

Утлар йотуларым хәттин ашкан,

Син дә инде утлар йоттырма.


Эчем пошкан чакта сөйләшергә,

Серләшергә миңа син кирәк.

Бер мыскал да шатлык тапмаганда,

Сагышларым җыям мин, көрәп.


Сөйләшердәй ятлар бар инде ул,

Серләшердәй кеше кирәк ич;

Туңган чакта җанга җылы өреп

Эндәшердәй кеше кирәк ич.


Әрләшергә күпләр бардыр да ул,

Гөрләшердәй кеше син генә.

Моны инде күптән аңладым мин,

Аңламыйсың шуны син менә.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх