Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 18
«Картаюга барган саен…»
ОглавлениеКартаюга барган саен,
Кан суына тәннәрдә.
Картлык шатлык түгел шул ул,
Ис китәрми ямьнәр дә.
Унсигездә, унтугызда
Гашыйклар булганбыз ла.
Шуны аңламый, каядыр
Ашыккан булганбыз ла.
Янып көйгән ул вакытлар
Бер эзсез үтмәгән лә.
Кайнар йөрәкләребезнең
Җылысы бетмәгән лә.
Шуңа гомер кышында да
Өшеми, туңмый калам;
Тәннәремне җылытырлык
Җаныма җылы алам.