Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 10

«Гарепкә кереп китәбез…»

Оглавление

Гарепкә кереп китәбез,

Барган чакта гарешкә.

Нишләмәк, инде барчабыз

Күнеккән үзгәрешкә.

Үстерәбез дип, авылны

Өзлексез үзгәртәләр,

Авыл элеккечә яши

Алмый, дип искәртәләр.

Агарта торгач дөньяны,

Тормыш каралып беткән,

Гасырлар буе яшәгән

Авыл таралып беткән.

Уңай диеп башлаган эш

Гел кирегә үзгәргән.

Ни дип әйтергә белмәгәч,

Яшьләр тама күзләрдән…


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх