Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 17

«Еракларга китсәм, сагына башлыйм…»

Оглавление

Еракларга китсәм, сагына башлыйм,

Җанда тоташ сагыш ярала.

«Сарман» җырын эчтән шыңшысам да,

Шул зур сагыш бераз тарала.


Капкаларын ачып куя кебек

Кара төндә Киек Каз Юлы.

Күрми генә йөрим икән әле:

Тирә-ягым минем наз тулы.


Таң атуга, кояш йөгереп чыга,

Әй иркәләп коя нурларын.

«Сарман» җырын эчтән шыңшысам да,

Кими читтә сагыш-моңнарым.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх