Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 13

«Читтән торып кич утыру…»

Оглавление

Читтән торып кич утыру

Гадәтенә күнектек,

Гөр-гөр килеп, чер-чер көлеп,

Төнне кызык төн иттек.


«Татарстан яшьләре»нең

Көлдергечләрен укып,

Монсы сабак инде, дибез,

Күңелле уйлар тукып.


Елап яшәү яшәүмени,

Ичмасам, көлик әле;

Көлә-көлә, бу тормышны

Ярата белик әле.


Телефоннан шалтырату

Бик җиңел, авыр түгел.

Кызык-мызык сөйләшеп тә

Түгәрәкләнә күңел.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх