Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 22
Сарман ягы – җыр ягы
ОглавлениеСарман ягы тау гына ла,
Тау итәге тал гына.
Тавына да, талына да
Сандугачлар табына.
Монда һәркемнең йөрәге –
Сандугачлар оясы.
Кая барма, кайда йөрмә,
Җанда җыр-моң тоясың.
Җырлап ага чишмәләре,
Җырлап исә җилләре,
Җырлап үсә болыннарда
Чәчәкләре, гөлләре.
Мондый мохиттә күңелләр
Җырга-моңга чумадыр.
Сарман ягы – җыр ягы, дип,
Җыр сузулар шуңадыр.
Шуңадыр шул, шуңадыр,
Шуңадыр шул, шуңадыр;
Сарман ягы – җыр ягы, дип,
Җыр сузулар шуңадыр.