Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 34

«Кояшка тиң синең карашларың…»

Оглавление

Кояшка тиң синең карашларың,

Нур сибәсең йөргән юлыма.

Суык суык инде, аны әйтмим,

Синең янда җаным җылына.


Җан җылынгач, күңел үсә бит ул,

Тел очына куна сандугач.

Шигырь язмый ничек калыйм инде,

Бар дөньясын биләп ямь тугач.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх