Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 24
«Мәңгелеккә җиргә килгән кебек…»
ОглавлениеМәңгелеккә җиргә килгән кебек
Тоелгандыр инде, күрәсең.
Сине сөйгән кызга күз салмыйча,
Башкаларны озата бирәсең.
Егетләнеп, көн дә бу хатаны
Кабатлауны гаеп димәдек;
Янып-көеп сине сөйгән кызга
Рәхмәт әйтеп, башны имәдек.
Тавыш-тынсыз гына елаганын
Күргәндә дә исләр китмәде;
Бер җылы сүз әйтеп, күңелкәен
Күтәрергә вакыт җитмәде.
Хәзер генә, менә хәзер генә –
Каршы алгач кына картлыгым,
Яшь чакларны уйлап сискәнәмен,
Сагыш кына икән шатлыгым.
Мине сөйгән кызның тавыш-тынсыз
Елаганын көн дә ишетәм,
Бер бәхетсез бала булуында
Гаебем бар кебек хис итәм.
Исән булса, мине гафу ит, дип,
Мин тезләнер идем алдында…