Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 38

Якты бөркик

Оглавление

Без картаймый, кемнәр картайсын соң,

Кай арада үскән оныклар.

Әмма һаман бер дә онытылмый

Икебезгә уртак минутлар.


Иң әйбәте, иң-иң күңеллесе:

Матур яшәдек без дөньяда.

Җан көйдереп, кеше көлдермәдек

Тормыш дигән гүзәл ояда.


Ак күңелгә таплар төшермәдек,

Кая инде йөрү үпкәләп.

Шатлыкларга ачтык йөрәкләрне,

Кайгыларны кудык типкәләп.


Сандугачлар сайрап юаттылар,

Ялгыз башка хәсрәт килгәндә.

Ярыймы соң инде зарланырга,

Баш очында кояш көлгәндә.


Үткәннәрне искә алып яшим,

Яшьлегемнән һаман көч алам.

Гашыйкларның дәрте җанга йоккан,

Картлыгымнан көлеп үч алам.


Без картаймый, кемнәр картайсын дип,

Шаяртырга язсын һәркемгә.

Оныкларның шатлыгына чумып,

Якты бөркик әле һәр көнгә.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх