Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 27
Их, дөнья көтүләре
ОглавлениеЯши-яши, җанга тулган
Сагыш белән моң гына.
Тормыш кая барганлыгын
Аңлыйбыз шул соң гына.
Кушымта:
Их, дөнья көтүләре лә,
Саргаеп бетүләре.
Сискәндереп тетрәндерә
Гомернең үтүләре.
Моңаябыз, моңланабыз
Кичләрен, иртәләрен.
Алга атлыйбыз, җимереп
Тормышның киртәләрен.
Кушымта:
Их, дөнья көтүләре лә,
Аптырап бетүләре.
Сискәндереп тетрәндерә
Гомернең үтүләре.
Тунаса да, кыйнаса да,
Туеп булмый яшәүдән.
Таңнар да ата яктырак
Безнең күкрәп яшьнәүдән.
Кушымта:
Их, дөнья көтүләре лә,
Картаеп бетүләре.
Йөрәкләрне өшеттерде
Гомернең үтүләре.
Аллы микән, гөлле микән
Гомернең азаклары?
Көне-төне сагындыра
Үткәннең газаплары.
Кушымта:
Их, дөнья көтүләре лә,
Саргаеп бетүләре.
Сискәндереп тетрәндерә
Гомернең үтүләре.