Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 41

«Шигырь язам икән мин сиңа да…»

Оглавление

Шигырь язам икән мин сиңа да –

Өзелмәгән, димәк, аралар.

Йөрәкләрне нидер чәнчеп алса,

Төзәлмәгән, димәк, яралар.


Искән җилләр аша сәламемне

Юллыйм икән синең ягыңа –

Димәк, әле һаман элеккечә

Өзелеп-өзелеп сине сагынам.


Шалтыратам икән телефоннан –

Сөйләшәсе килгән чактыр ул.

Сөйгәнеңнең сүзен ишетү дә –

Олы шатлык, диләр, хактыр ул.


Шигырь язам сиңа, бөтен сүзем

Кайнар йөрәгемнән алынган.

Ни язсам да белеп торам инде:

Бөтенесе соңга калынган.


Син дә аны белеп торасың ич,

Йөрәкләрне утта өтәбез.

Икебез дә начар кеше түгел,

Бер-беребезне хөрмәт итәбез.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх