Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 32

«Яши-яши, шуны белдем әле…»

Оглавление

Яши-яши, шуны белдем әле:

Һәркемнең дә була үз сүзе.

Үз сүзеңне әгәр әйталмасаң,

Бу тормышта булмый үз йөзең.

Кемнәргәдер генә ияреп йөрсә,

Таба алмый кеше үз-үзен.

Үз-үзеңне җирдә табалмасаң,

Бер җирдә дә калмый үз эзең.

Үз сүземне әйтә алганыма

Кеше арасында үз идем.

Үз иткәннәр миннән ни көткәндер,

Бөтенесе миңа үз иде.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх