Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 30
«Язлар җиткәч, назга чума…»
ОглавлениеЯзлар җиткәч, назга чума,
Матурая көннәрем.
Язлар миңа бүләк итә
Чәчәкләрен, гөлләрен.
Шатлыгымны уртаклаша
Ерактан кайткан кошлар.
Туган көнең майда булу
Шәп икән, бик шәп, дуслар.
Урман-кырлар – яшел келәм,
Уйный җаным, тәгәрәп.
Уйнамас иде тәгәрәп,
Бөтен дөнья түгәрәк.
Күңел китеклеге әмма
Уелган ярамыни,
Назларга тулы язларга
Сарылган карамыни.
Ялгызым яши алганга,
Яз зурлап якын күрә.
Ихластан кочак-кочаклап,
Чәчәкләр, гөлләр бирә.