Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 36

«Табигатьне аңлап була әле…»

Оглавление

Табигатьне аңлап була әле,

Җил куерса, давыл кубадыр.

Изүләрне ачкан давыллардан

Рәхәт табып йөрим шуңадыр.


Янар таулар килә хәрәкәткә,

Ут алганда тоташ җир эчен.

Аңламаслык җирдә нәрсә юктыр

Туган җирен сөйгән ир өчен.


Иң авыры: дус дип йөргәнеңнең

Астан кисеп, өстән ямавы.

Андыйларны гомер буйларына

Авыр инде, авыр аңлавы.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх