Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 44

Күз алдымда тора

Оглавление

Аермадык акны-караларны,

Тирәнәйттек һаман яраларны.

Хатлар өзелсә дә араларда,

Өзмәгәнбез икән араларны.


Уйны уйга һаман ялгаганбыз,

Чит-ят булып һаман калмаганбыз.

Юллар инде мәңге аерылган дип,

Үзебезне үзебез алдаганбыз.


Беребез дә бер сүз дәшмәгәнбез,

Ә үзебез якын яшәгәнбез.

Яшьлекләрне искә алган чакта,

Юлыбызга җанны түшәгәнбез.


Ишетепме шуның сыкрауларын,

Кичерәбез гомер кырауларын.

Кем уйлаган яшьлек сукмаклары

Олы юлга дәшеп урауларын.


Шулар инде, шулар табындыра,

Картлыкта да яшьлек сагындыра.

Күз алдымда олы мәхәббәтне

Аңламаган япь-яшь чагым тора.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх