Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 63

«Кемдер уйный тыныч кына…»

Оглавление

Кемдер уйный тыныч кына,

Кемдер көн-төн талаша.

Яшәү дигән зур сәхнәдә

Тынып тормый тамаша.


Җанны-тәнне кызганмыйча,

Уйныйбыз да уйныйбыз.

Безгә бирелгән рольне

Мәңгелек дип уйлыйбыз.


Баксаң, рольләр төрлечә бит,

Озыны да бер бетә.

Һәркем яшәү сәхнәсеннән

Бер китмәсә, бер китә…


Нинди роль тәтесә дә,

Яшәмә син җыксынып.

Шул рольне уйнавыңны

Яшәсеннәр юксынып.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх