Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 45
Гомерле булсын җырым!
ОглавлениеФани дөнья җитмеш җиде
Ел инде мине или.
Җанда кайчак кояш көлә,
Кайчагында җил елый.
Кайчагында күккә очам,
Ай-йолдызларны кочам,
Чиксез галәмнең авазын
Язган җырыма кушам.
Кушам да аннан дөньямны
Гавам моңына төрәм,
Бөтен Кояш системасын
Үз янымда бөтерәм.
Шуны да эшли алмасам,
Язам дип йөрмим дә мин;
Яңа шигырьләр тудырып,
Аңа җан өрмим дә мин.
Таш эретәм бәгыремдә,
Яңа җыр кояр өчен,
Кеше җыр аша җанында
Бәхетне тояр өчен.
Үпкәләмим, тормыш кыйнап
Кан булса авыз-борын.
Бер генә нәрсә телим мин:
Гомерле булсын җырым!