Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 61

«Яшьләр генә йөри аулак өйгә…»

Оглавление

Яшьләр генә йөри аулак өйгә,

Безнең үткән андый чорыбыз.

Сагынып-сагынып кына ул чакларны,

Уйда гына аннан урыйбыз.


Тормыш корган яшьләр аулак өйле

Өй капкасын, юк-юк, ачмады.

Никахлылар хәтта ялгышып та

Аулак өйгә аяк басмады.


Аулак өй ул – малай-шалайларга,

Кыз-кыркынга җиткән төс кертте,

Сөю догаларын өшкерде дә

Борыннарга сихри ис кертте.


Аулак өйдән башлап барчабыз да

Киткәнбез ич тормыш эзеннән.

Шуңа да ул, шуңа аулак өйләр

Беркемнең дә чыкмый исеннән.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх