Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 56
Истә бүген дә
ОглавлениеБүгенгене аңлап буламыни,
Үткәннәрне айкап чыкмасам.
Киләчәккә атлап була әле,
Бүгенгесе бәреп екмаса.
Вак-төякләр онытыла бара,
Йөрәк кичергәне – күңелдә.
Ерак еллар аша күзләребез
Күрешкәне истә бүген дә.
Нәрсә сөйләшкәнне хәтерләмим,
Елмаюың һаман исемдә.
Аннан соңгылары – башка тарих,
Сиңа да һәм минем өчен дә.
Ярты гасыр буе аерым-аерым
Язган икән тормыш көтәргә.
Өлгергәнбез инде балаларны
Башлы-күзле җирдә итәргә.
Тыныч кына яшәп яткан чакта,
Канатларны язмыш каерган.
Ярлар киткән Ходай хозурына,
Кырыс язмыш тотып аерган.
Гомер юлы кая илтәчәген
Ул чакларда каян белик соң?
Күзләребез кабат күрешкәнне,
Йә, нәрсәгә инде телик соң?
Элеккесе һаман истә әле,
Бүгенгесе нигә ишарә?
Менә шуны зур табышмак итеп,
Көн күрәбез ике бичара.
Куе томан алга төшкәнмени,
Кая бакма, тонык барсы да.
Кояш баешында чыгып баскан
Алтынланган офык каршыда.
Теге ягы аның үр микән лә,
Әллә инде кара гүр микән.
Их, беләсе килә: тонык офык
Артларында нинди җир микән?
Гүр микән лә, әллә үр микән…