Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 49

«Йөрәгемнең яшерен җирләрендә…»

Оглавление

Йөрәгемнең яшерен җирләрендә

Сөю уты әле сүнмәгән.

Күпме генә янып көйгәндә дә

Зарланырга үзем күнмәгән.


Безнең каннар һаман чиста килеш,

Бозыклыклар аңа сеңмәгән.

Шуңа да бит инде кырыбызга

Иблис-шайтан күктән иңмәгән.


Кер кунмаган безнең күңелләргә,

Сөеп-сөелергә хак бардыр.

Бу өлкәдә безнең бар яшьләрне

Көнләштереп яшәр чаклардыр.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх