Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 60
Җырлап тибә безнең йөрәкләр
ОглавлениеШигырьләрең җырлап тора, диләр,
Ихлас әйтәләрдер, мөгаен.
Нигә алар җырламасыннар ди,
Дөнья җырлаганда тулаем.
Җырлый-җырлый сайрый сандугачлар,
Җырлый-җырлый шаулый тирәкләр.
Бар табигать җырлап торган чакта,
Җырлап тибә безнең йөрәкләр.
Җырлый-җырлый ага чишмәләр дә,
Җырлый-җырлый исә җилләр дә.
Күгәрченнәр җырлап гөрләшәләр,
Җырлый-җырлый үсә гөлләр дә.
Җырламыйча ничек калыйм инде,
Яшәгәндә шундый мохиттә.
Җырлап тора торган шигырьләрне
Язамындыр шундый минутта.
Елый-елый язган шигырьләр дә
Бар инде, бар, ничек булмасын?
Кешеләргә бәла ябырылганда,
Җаның ничек яшькә тулмасын?!
Сандугач та елый андый чакта,
Елый-елый шаулый тирәк тә,
Елый-елый исә җилләре дә,
Елый-елый тибә йөрәк тә.
Андый чакта туган шигырьләрем
Моң-сагышның үзе сымандыр.
Шигырьләрнең җырлап торулары
Шуннандыр ул, чыннан, шуннандыр.