Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 50

На сайте Литреса книга снята с продажи.

«Сөю җырын бик күп яздым дисәм…»

Оглавление

Сөю җырын бик күп яздым дисәм,

Көю җырым күбрәк бугай ла.

Ялгызымны күргәч, кара көйгән

Әрәмәле таныш тугайлар.


Җырчы кошлары да, чыр-чу килеп

Бөтерелә минем тирәмдә.

Моңлы җырлар җырлап, алар белән

Тәгәрисе килә чирәмдә.


Каңгылдашып очкан аккошларның

Җырларына мин дә кушылам.

Яшь вакытлармыни, менә-менә

Очып китәр төсле очынам.


Сөю җырым белән көю җырым

Бер-берсенә терәк икән лә.

Тормыш диңгезендә алар миңа

Икесе дә кирәк җилкән лә…


Янып-көю, шашып сөюләрем

Илһам бирә миңа бүген дә.

Тәүге мәхәббәтем җылытмаса,

Нишләр идем картлык көнемдә?


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх