Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 54

Икәүләп ярышабыз

Оглавление

Чәнчеп-чәнчеп йөрәккәем

Авырта вакыт-вакыт,

Чыгып очардай кылана,

Күкрәкне ватып-ватып.


Мин инде аңа күнгәнмен,

Тешемне кысып түзәм.

Ташлыйм да бөтен эшемне,

Кәгазьгә шигырь тезәм…


Мин бит йөрәк кушканны да

Тормышка ашырамын.

Хисләрне салып шигырьгә,

Йокымны качырамын.


Уйда да юк тынычлану –

Дөньяга карышабыз.

Мин чаба дип, йөрәк чаба –

Икәүләп ярышабыз…


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх