Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 43

«Ярый әле элек танышканбыз…»

Оглавление

Ярый әле элек танышканбыз,

Бу көннәрнең килерен белгән күк.

Син булмаган булсаң, шиңәр идем

Кыраулардан сулган гөлләр күк.


Исәр-исмәс җилләр сискәндереп

Җан-учакны өреп тергезде.

Чәбәләнеп беткән сөю җебен

Бер ялгыйм дип, әле мең өзде.


Бу дөньяда әле берәүне дә

Аямаган язмыш колы без,

Ялгышлар да тәмам өзалмаган

Мәхәббәтнең сагыш кылы без.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх