Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 40

«Рәхмәт, халкым! Йөзләремнең…»

Оглавление

Рәхмәт, халкым! Йөзләремнең

Аклыгы да син булдың,

Йөрәгемнең хәсрәте дә,

Шатлыгы да син булдың.


Белмәдем яшәү коесы

Күпмеләр казылганын.

Тик белдем сиңа язганның

Миңа да язылганын.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх