Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 23
Мин һаман да сөямен
ОглавлениеСине генә уйлый-уйлый,
Мин һаман да сөямен.
Кайнар сөю утларында
Янамын да көямен.
Кушымта:
Күрмисең шул, күрмисең,
Хәлләремә кермисең.
Хәлләремә кермисең шул,
Һаман да сер бирмисең.
Ерагайды аралар ла,
Тирәнәйде яралар.
Ялгыштырмы, язмыштырмы –
Гомер узып бара ла.
Кушымта.
Иртән тапмадык ара,
Көндез тапмадык ара.
Кич җиткән инде, кара,
Кояш бит батып бара.
Кушымта.
Мин һаман да сөямен шул,
Бердәнберем, диямен.
Әллә инде сихерләдең –
Сиңа башым иямен.
Кушымта.