Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 35
«Очалмагач күкләр киңлегенә…»
ОглавлениеОчалмагач күкләр киңлегенә,
Хыял кыялары ватыла.
Шунсы гаҗәп: йолдызларны әйтәм,
Ни дип микән җиргә атыла.
Шуны уйлый-уйлый, күңелемнән
Әллә нинди хисләр кичерәм.
Нык та инде җирнең тарту көче:
Йолдызларны тартып төшерә.
Мин җирнеке инде мәңгелеккә,
Җаным белән сөям мин аны.
Шатлык белән кайгы бергә баргач,
Аңлаталмый калам дөньяны.
Зөһрә хәлен ай да белеп кайтмый
Диеп, кайчак күккә омтылам;
Бер талпынсам, очар кебек булып,
Канатларым югы онтыла…
Канатларым булса, ай катына
Качар кебек булам үлемнән.
Юк, качмыйм ла, җиребездә яшим,
Беркая да китмим илемнән.
Йолдызлардан нурлы хатын-кызлар,
Дус-ишләрем булган чагында,
Бәхет кенә кочып яшим бит мин,
Илһамланып алар янында.
Ишек ачып, берсе каршы ала,
Күк капусы миңа ачыла;
Тирләп-пешеп икәү чәй эчсәк тә,
Бөтен хәсрәтләрем басыла.