Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 20

«Мәхәббәтне татлы диләр…»

Оглавление

Мәхәббәтне татлы диләр,

Ачы да була икән;

Язгы ташкыннар шикелле

Ярсу да була икән.


Пыяладай ватыла ул,

Уала ул, таптасаң.

Гомер буе сөендерә,

Кадерләп гел сакласаң.


Чын мәхәббәт нинди диеп,

Ник миңа бәйләнәсең.

Ярар, әйтим, сакламасаң,

Нәфрәткә әйләнәсен.


Мәхәббәт – тылсым иле ул,

Бозма ырымнар белән.

Сөю очкыннары чәчсәң,

Кояш борынлар, беләм.


Мәхәббәт татлы, диләр лә,

Була бит ул ачы да.

Кемнәргәдер бу дөньяда

Ошамый бит кайсы да.


Андыйларның бер бәрәкәт

Булмыйдыр йортларында.

Җан җылы тапмый, янмасаң

Мәхәббәт утларында.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх