Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 3
Шалтырат
ОглавлениеШалтырат, бер шалтыратсаң,
Куана тиле җаным.
Уяна хәтта сискәнеп
Кәрәзле телефоным.
Тарала ялгыз башымны
Иләгән сагышларым.
Наз китерә күңелемне
Биләгән тавышларың.
Бер сөйләшү бәйрәм ясый –
Күп кирәкмени безгә.
Кояшыбыз баеганда,
Нур өстик төнебезгә.
Юл куймыйк әле тормышта
Саргаеп кибү өчен.
Хәл белү җитә йөрәккә
Ирәеп тибү өчен…