Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 71

Сарман ягы

Оглавление

Сарман ягы – илаһи як,

Оҗмах почмагы монда.

Монда һәрни сугарылган

Коръәндәге көй-моңда.


Көй-моң – безнең тормышыбыз,

Шатлык та күп, сагыш та.

Сөенешеп яшик бергә,

Рәхмәт әйтеп язмышка.


Таллы тугайлар иленә

Чакыра Минзәләсе.

Алдадыр аны сагынып

Үзәкне өзгәлисе…


Зәңгәр таулар җырын тыңлап,

Җанда арта дәрт-дәрман.

Яктыга тарта кайда да

Җыр-моңга тулы Сарман.


Бу могҗиза килә булыр

Җир һәм су хикмәтеннән.

Нидер бар сарманлыларда

Сандугач өммәтеннән.


Түзеп булмас, кабат-кабат

Килмичә тагы монда.

Чынлап илаһи яклар бу –

Оҗмах почмагы монда.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх