Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 78

Яшәгез, чибәр кызлар!

Оглавление

Чибәр кызлар очрыйлар да

Бәгыремне өтәләр.

Чырык-чырык көлә-көлә,

Утка салып үтәләр.


Андый чакта әллә ниләр

Уйлап бетерәм инде.

Теге чия иренлесен

Янда бөтерәм инде.


Шуны сизенә бугай ул,

Бер карап куя сөзеп.

Кызганып тормый, бетерә

Үзәкләремне өзеп.


Ни эшләргә дә белмичә,

Йөрәк кага да кага.

Мин белмим: тауга менәмме,

Төшәмме түбән таба?


Тынычлыгымны югалтты

Очкын чәчкән утлы күз.

Бер сүз әйтми, йөрәгемдә

Калдырган ул утлы куз.


Шуннан соң уйлап кара син,

Янмасын йөрәк ничек?

Бабай булгач та йөрелә,

Исәр яшьлеккә күчеп.


Шатлык яше булып эри

Йөрәкне алган бозлар.

Бөтен дөньяны яшәртеп

Яшәгез, чибәр кызлар!


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх