Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 74
Киләчәккә барсын сәламем
ОглавлениеӘй, каләмем!
Сагышларга тулы,
Моңга тулы шигырь язмале.
Язма әле, язма, табигатьтә
Гөрләвекләр тулы яз мәле.
Күңелемдә бөреләнгән гөлләр,
Чәчәк атып, мине сихерли.
Яр буенда үскән тирәкләрнең
Тамырларын юып су гөрли.
Күрче инде кара каргаларны,
Ак шатлыклар алып килгәннәр.
Хәтфә булып япкан юл кырларын
Көтү-көтү яшел үләннәр.
Болытларны куып, җитез җилләр
Юл ачалармыни кояшка.
Нәрсә дим соң инде, дөньясында
Чынбарлык һәм әкият тоташкан.
Җир өстенә чыгу шатлыгыннан
Чишмәләр дә сайрап агалар.
Урманнарның серле сулышлары
Ялкын сыман җанга кабалар.
Шунда гына аңлый төшәсеңдер
Нәрсә тере, нәрсә үлгәнен.
Горурланыр эше арткан саен,
Үзен таный кеше дигәнең.
Шуларны яз әле, каләмем,
Киләчәккә барсын сәламем.