Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 69

«Җилләрне әгәр тыңласам…»

Оглавление

Җилләрне әгәр тыңласам,

Ишетәм тавышыңны.

Карале, син әллә минем

Күптәнге танышыммы?


Бик бәхетле язмышыңны

Тоям да шигырь коям.

«Кайда йөргәнсең моңарчы?» –

Дип кенә уйлап куям.

Бәхетле яшә берүк,

Куаныйм шуны күреп!


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх