Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 72
Истә калганнардан
ОглавлениеМиңа кыенлык килгәнне
Көнендә тоя идең.
Терәк итеп, иңнәремә
Иңеңне куя идең.
Күңел күгемә болытлар
Чыкканны тоя идең.
Болыттан өстә очарлык
Канатлар куя идең.
Өскә килгән җил-давылны
Җибәрми тыя идең.
Терәк итеп һәрчак миңа
Үзеңне куя идең.