Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 68

Хараплар иттең инде

Оглавление

Йокыдагы йөрәгемне

Хараплар иттең инде.

Иртән торгач, телефонга

Караплар үттем инде.


Уй-хыялда, кысып-кысып,

Мин сине үптем инде.

Күр, сине гөлле-чәчәкле

Бер шигырь иттем инде.


Шуны үзеңә укырга

Тагын бер шалтыратам.

Кулымны түгел, җанымны

Мең тапкыр калтыратам.


Тагын бер шигырь тыңла, дип,

Мин сине аптыратам.

Тыңламасаң да була ла…

Табанны ялтыратам.


Телефон арттан кычкыра:

Сөюдән качалмыйсың!

Качсаң да, янган йөрәкне

Барыбер басалмыйсың…


Вәт шуларны тыңлый-тыңлый,

Башларымнан пар чыга.

«Таптыммы?» – дип, мәхәббәтем

Йөгереп килә каршыга.


Иртән торгач, телефонга

Мең карап куям инде.

Нишлим соң, гомер буена

Мин куркак куян инде.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх