Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 77
Сиңа гына гыйшык тотам
ОглавлениеИскә төшә икәү бергә чаклар,
Сызылып-сызылып таңнар атканда,
Моң-сагышка чумып, ялгыз гына
Чишмә буйларыннан кайтканда.
Кушымта:
Урманнарга кереп югаласы
Килгән чаклар була үземнең.
Басу юлларыннан килгән көйгә
Табармындыр кебек эзеңне.
Сиңа гына гыйшык тота-тота,
Утлар йотам инде һаман да.
Исемеңне җырга кушып җырлыйм,
Йөрәккәем әрнеп янганда.
Кушымта:
Су буена төшеп югаласы
Килгән чаклар була үземнең.
Чишмәләрдән салкын су алганда
Очратырмын кебек үзеңне.
Илаһи җыр сиңа язам әле,
Кызарып ла кояш батканда.
Төн җиленә авыр сүзләр әйтмә,
Үзәк өзеп, тәрәз какканда.
Кушымта:
Җир читенә китеп югаласы
Килгән чаклар була үземнең.
Ай-йолдызлар тартып алганда да,
Мин табармын кебек үзеңне.