Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 75

«Юлларда таулар өелгән…»

Оглавление

Юлларда таулар өелгән,

Упкыннар казылганнар.

Шулардыр җирдә минем дә

Язмышка язылганнар.


Юлым упкыннар төбеннән

Тауларның түбәсенә

Мине көн-төн туктатмыйча

Йөгертеп менә сыман.


Сыгылган чаклар булса да,

Егылган чак булмады.

Беркайчан да миңа язмыш

Кочагы ят булмады.


Үз язмышыма ышанып,

Авырлыкны җиңдем мин.

Упкын-кыяларын алдым,

Тау өстенә мендем мин.


Язмыш ярдәмгә ашыкты,

Йөрәгем канаганда.

Ул миңа көч-куәт бирде,

Һәлакәт янаганда.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх