Читать книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев - Страница 1

Исәнме, Кәшфи абый!
(Повесть)
I

Оглавление

Габделбарый агай нэп чорында Казанда сәүдә эшендә әвәрә килеп алды. Җорлыгы, үткенлеге байтак иде, элек тә шәһәр белән авылны бер итеп яшәде: аз-маз иген дә чәчте, кышын, ат белән килеп, кибетләргә товар да ташыды. Ни хикмәте булгандыр – биткә-башка чибәрлегеме, әллә рус телен яхшы ук белүе сәбәп булганмы – Габделбарый Казанның Проломный урамындагы1 «Бристоль» номерлары астында хәрчәүник ачты та җибәрде. Җитмәсә, хәрчәүникнең дә исеме алай гади, ямщикларча түгел, ә «Бар» дип атала икән. Анда, имеш, сыра, тозлы борчак, балык, сохари, «Тахил шәрабы», «Алабашлы», «Французское шампанское» дигән ашау-эчү әйберләре бар икән. Нэп чоры беткәнче авылда бер генә хәбәр йөрде:

– Барый шәһәрдә «Бар» ачкан…

Сөйләүләренә караганда (авыл халкы, шәһәргә баргач, Барый «Бар»ына кереп чыкмый калмый иде), әлеге «Бар»да эчемлектән тыш башка әйберләр дә сатылган. Гәр Хутордан шәһәргә ядрә, ситсы, дары кебек әйберләр алырга барган аучы Җәгъфәр абзый, Барый «Бар»ына кереп, читтән генә карап торган. Биек үкчәле ботинкалар киеп, бит урталарын кызартып бизәнгән, азатлыкка чыккан бистә кызлары, имеш, шыртламалы сумкалар тотып, шул «Бар»га кереп-чыгып йөриләр, ди. Аучы Җәгъфәр үз күзе белән күреп, үз колагы белән ишеткән: бер чибәр кыз килеп кергән дә Барый абзыйны читкәрәк чакырып сораган ди:

– Абый, сездә кара борыч юкмы?

Шул мизгелдә Габделбарый абыең, имеш, көләч елмаеп, бөтен эшен ташлап, прилавканың икенче башына киткән һәм болай дигән:

– Сеңлем, миндә кызыл ефәк шәл бар.

Кызый каушап калган, әмма ефәк шәлне сатып алган, ди. Аучы Җәгъфәр бер почмакта утырганда, Габделбарый абзый әнә шулай, әштер-өштер китереп, әллә ничә кызга һич тә соралмаган товар сатып җибәргән, ди.

Нэп бетүгә, Габделбарый абзый авылга кайтып төште – таза, кызыл муенлы, кысык күзле иде – крестьян эшенә тотынды. Күпмедер вакыттан соң шәһәрдән авылга бер җыр кайтты.

Казанда «Бар» бар иде –

Барый абый бар иде,

Барый абый «Бар»ларына

Барган чаклар бар иде.


Кайтты – гаиләне кайгырта башлады. Колхоз оешуга, беренче булып язылды, үсеп килә торган малае Кәшфине ШКМга2 бирде. Кәшфи ШКМ тәмамлаган көннәрдә генә колхозга район вәкиле килеп төште. Ташлытаудагы трактористлар курсына авылдан бер егет кирәк иде. Бирим дигән колына – чыгарып куяр юлына, ди китап. Бөтен авылга зур хәбәр таралды: Габделбарый малае трактористлар курсына китә икән. Авыл дерт итте: дөньяда моннан да зур уку, зур вакыйга булу мөмкин дә түгел иде.

…Тракторның мифик куәте турындагы легенда утызынчы елларда, ул машина әле авылга үзе кергәнче үк килеп җитте. Башта җыр булып: утызынчы елларда сәхнәдә концерт куелса, трактор турындагы җырны җырламый калмыйлар иде. Бигрәк тә мәктәп балалары, кулларын алга сузып, берсе артыннан икенчесен куыштырып, әйләндереп җырларга яраталар иде.

Тракторның тәгәрмәче, тәгәрмәче

Алга таба, алга таба, алга таба әйләнә.

Колхозниклар, сак булыгыз, сак булыгыз,

Сезгә кулак, сезгә кулак бәйләнә.


Сәхнәдә генә түгел, трактор халык теленә дә шулай куәт иясе булып килеп керде. Крестьян агай, телен шартлатып, «Трактор – сука бабай, ерак тор» дип әйткәләп куюны гадәт итте. Кайсыдыр бер язны – утыз дүртенче елнымы икән, басу түренә, җир селкетеп, трактор килеп туктады. Авыл халкы эш ташлап шунда чапты. Трактор тирәсендә кара комбинезон кигән, куллары-битләре кара майга буялган таза өч егет кайнаша иде. Язгы дымга бүртенеп яткан җир өстенә янган керосин исе таралган, трактор эшләгәнгә, йомшак җир өсте дерелдәп утыра иде. Колхоз җитәкчеләре әлеге кара егетләр белән байтак сөйләштеләр, тагылма сукаларны көйләшкәндә, үзләре дә майланып беттеләр, әмма, тимер тарткычларын чыкырдатып, җиргә дүрт сөрән батырып кузгалып киткән бу гыйфрит артыннан бөтен кеше сокланып карап калды. Халык кичкә кадәр таралмады: җир һаман актарыла, күперә, сөргән җир ишәя бара иде. Тракторны туктатмадылар, колхоз идарәсен караучы Маһибәдәр түти чиләк-көянтә, төенчекләр белән кайнар аш, ипи, сөт күтәреп килде, өч кара егет чиратлап, кара җир өстенә утырып, майлы куллары белән кайнар ит сыпырттылар, сөяк кимерделәр, калын күмәч телемен умырып, сөт ашадылар. Болар серле, сүзсез егетләр иде, аларны МТСлы күрше авылдан, диделәр, аларга кичкә бик яхшы фатир табарга, фатирларына ит, бал, күмәч кебек ризыклар җибәртергә, мунча яктырырга кирәк иде. Халык, үзенә хас беркатлылык белән, тракторист көн саен мунча керергә тиеш дип уйлый иде. Кешеләр басудан караңгы төшкәндә генә таралдылар.

Сөрелгән басу уртасыннан яланаяк атлап, иң соңыннан кайтып китүче малай – Кәшфи иде.

– Ике кулың белән рәхәтләнеп ит ашыйсың, бал-май эчендә йөзәсең килсә, әнә шундый ак эшкә өйрәнергә кирәк, – диде Габделбарый агай Кәшфигә. – Кара эшне аны мәнди анасы да булдыра…

Малай инде болай да тормыш юлын хәл иткән иде.

Кәшфи ата-анасына бер генә һәм үтә кадерле бала иде, аны Ташлытауга тракторчылар курсына бик зурлап озаттылар. Колхоз идарәсенең карары буенча, әгәр Кәшфи әйбәт укып барса, аның өчен әнисенә ун хезмәт көне, Кәшфинең үзенә аена өч тәңкә акча түләнәчәк иде. Бер-ике ай буе Ташлытаудан хат-хәбәр генә килеп торды:

«Зәнәтиеләр бик авыр, инде кәлинвалларны өйрәнеп беттек, хәзер карбюратор белән магнето өйрәнә башлыйбыз…»

«Фатирда торабыз, бәрәңге пешерә торган чуенның эче кечерәеп бетте, әти, килгәндә, икенче чуен алып килсен…»

Өч айдан, ял көнгә дип, Кәшфи үзе дә кайтты. Күрше-тирә, аларның чиста зур өйләренә җыелып, идәнгә утырды. Көзнең яңгырлы, караңгы киче иде, җылы чиста өйдә әңгәмә корылды. Хәер, Кәшфи генә сөйләде:

– Цилиндрның берсенең поршене аска төшкән вакытта, газ ачылып китә дә, шуңа баетылган ягулык килеп керә. Ул инде бөркелеп газ булып килеп керә. Шуңа эсвичәдән очкын эләгүгә, теге газ гөлт итеп кабына да, киңәеп, поршенны этә башлый. Теге поршен кәлинвалга тоташкан. Кәлинвалны әйләндереп куюы була – икенче цилиндрның газы ачыла. Аннан карбюратор аркылы тагын газга әйләнгән май бөркелә. Аңа тагын ут кабына…

Крестьян агайлар, аңларга тырышып, авыз ачып утыралар.

Кәшфи кыза:

– Ә узган ел имтихан вакытында беләсезме ничек булган? Кәмиссия председателе сорый икән Мәтәскә егетеннән – безнең күрше Сәрвәр тәтәнең туганы ул, сез аны беләсез, – шуннан сорый икән: – Әгәренки, – ди икән бу председатель, – әгәренки, – дип әйтә икән, – трактор пулный хут барганда аның магнетосы өзелеп төшсә, – дип әйтә ди, – аны тракторның кайсы тәгәрмәче таптар?

Кәшфи бәхетле чырай белән күршеләренә карый. Әмма берәү дә җавап бирә алмый. Кәшфи һаман шатлана. Мич буенда утырган әти-әнисенең дә шатлыгы-бәхете эчләренә сыймый. Агай-эне өстендә Кәшфи тилгәннәр булып оча:

– Белмисезме? Белмисезме? Менә Мәтәскәнең Гаптери шуның белән харап булган да инде. Ул әйткән: арт тәгәрмәче таптый, дигән.

Кәшфи тирән мәгънәле, мыскыллы елмаю белән агайларга өстән карый. Берәү дә каршы килми, Кәшфи үзе һөҗүмгә күчә:

– Арт тәгәрмәчеме? Артмы?

Берәү дә дәшми, Кәшфи аның саен бәхетле.

Һәм ул, мең сумлык отышлы билетны тартып чыгарып салгандай, тантана белән әйтә:

– Магнето төшеп калгач, трактор бара аламыни, наданнар! Лып туктый бит ул!

…Кәшфи, авылны дер селкетеп, бер тәүлектән соң китеп барды. Егетләр, малайлар арасында кәлинвал, карбюратор, эсвичә, магнето, радиатор дигән нәкъ биш сүз Кәшфи истәлеге буларак отылып калынды.

1

Проломный – Казандагы Бауман урамының элеккеге исеме.

2

ШКМ – школа колхозной молодёжи. Җидееллык мәктәпләрнең авылдагы беренче исеме шулай иде. Бу мәктәпләргә колхозчы балаларын гына алалар иде.

Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4

Подняться наверх