Читать книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев - Страница 11

Исәнме, Кәшфи абый!
(Повесть)
XI

Оглавление

Дуңгыз итен сатарга Чулак Абдул карчыгы белән бергә барды. Шәһәр базарында халык мал таный: гел майдан гына торган ит арасыннан моны тиз танып алдылар. Төш вакытында Чулак Абдулның куен кесәсенә дүрт йөз сиксән сум акча эһ тә итмичә кереп урнашты. Төштән соңгы поезд белән кайтып та киттеләр. Мондый зур акча Абдулны яшәртеп җибәргән иде, һәм ул, жәлт кенә бер унлыкны чыгарып, шофёрлар арасында йөрде. Зур кузовлы йөк машинасының кабинасында урын булмады: шофёр янында кызмача иптәше дә бар иде. Унлыкка шул кызыкты, шофёрны шул күндерде. Өстән салкын яңгыр явып торды, җитмәсә, авылга биш-алты чакрым гына калгач, машина батты. Көрәкләр белән казып, агач ботаклары салып алга-артка биреп карадылар – машина тирәнгәрәк утыра гына барды. Шофёр берөзлексез сүгенде:

– Фәләнем… – диде ул, ике сүзнең берендә. – Синең ун тәңкәң аркасында монда. Йә, нәрсә катып торасың, казы арт ягын тәгәрмәчнең…

Чулак Абдул зур газап белән балчык казыды, пычракка батты, юешләнде. Тәгәрмәч, выжылдап әйләнгән саен, аның бите-башына пычрак сипте. Шофёр һаман сүгенде.

– Һи-и-и, фәлән… Ун тәңкә бирәм дигән була бит. Менә хәзер нишлим мин ул ун тәңкәң белән синең? Ярарые ул ике унлык булса…

Абдул ике унлыкка риза булгач кына, машина баткан җиреннән чыкты. Кузовка менгәндә, Абдулны хатыны танымады: моның кадәр балчыкка морҗачының да буялганы юк иде. Хәер, Абдул да хатынын чак таныды: бичара, туңудан зәңгәрләнгән, битенә ак йоннар чыккан иде.

Алар салкын өйләренә кайтып керделәр. Аһ-ваһ итеп мич яктылар, җылынган сыман булып йокыга яттылар. Әмма икесе дә бик нык чирләгәннәр иде.

Иртәгесен чәй куярга Абдул үзе торды. Ыңгыр-шыңгыр килеп йөрде, тагын килеп ятты. Өстәл өсте тулы акча: унлыклар, бишлекләр, егерме бишлекләр иде. Тик аларга карап шатланып кына булмады.

Алар икесе дә бу дөньяга мәңгегә тормаска дип ятканнар иде.

Кышның кырык градуслы салкын бер көнендә Абдулның карчыгы үлде. Кәшфи өй саен кереп, кеше җыеп йөрде, зиратның бер почмагын көрәп, ут яктылар, җирнең туңын эреттеләр.

Чулак Абдул салкын өендә ялгыз калды. Асия җиңги, Кәшфи, кызлары кыш буе аны карадылар. Чулак Абдул аларга рәхмәт тә әйтмәде, үз хәленнән зарланмады да. Хәзер аңа үзенең үткән юлы турында бераз гына уйланырга мөмкинлек бар иде.

Чулак Абдул үз гомерендә беркемгә дә зарар салмады. Ул тынычлап үлә ала иде. Чулак Абдулдан беркем дә зарар күрмәде. Теге вакытта Тавис кына рәнҗетте аны, фин сугышыннан качар өчен кулыңны чулаклатып, диде. Дөрес түгел. Абдулның кулы утызынчы елны ук имгәнгән иде. Урманнан утын алып кайтканда, ат, таудан дулап китеп, аны йөк төялгән чана астына кысты. Кулы шунда шартлап сынган иде. Ул вакытта узды да китте, ә менә утыз тугызынчы елгы кампаниядә комиссия торып йөргәндә хәбәр таралды: Абдул чулак икән, бер кулы мылтык тотарга ярамый икән, диделәр. Шуннан «Абдул» исеме янына аергыч сыйфат өстәлде: Чулак Абдул. Шулай, бер гаепсез яшәп дөньядан китә Абдул. Әмма җир йөзендә аның бер үкенече бар: нәселе калмый. Балалары булмады. Икесе дә сәламәт кебек иде – бала үстерә алмадылар. Чулак Абдул – районда бердәнбер аерым хуҗалык иде. Ташлытау районының статистик мәгълүматларына һәрвакыт цифра мәшәкате өстәгән кеше Чулак Абдул булды. Башка районнарда эш ансат: районда күмәкләштерелгән хуҗалыклар саны процентларда – 100 процент; районда аерым хуҗалыклар саны процентларда – 0 процент. Ташлытауда исә гомернең гомер буе күмәкләшкән хуҗалыкларның саны процентларда 99,99 процент булып килде. Ит, бәрәңге заданиеләрен аерым хуҗалыклар күбрәк түли иде. Башкалар итне кырык килограмм түләгәндә, Чулак Абдул алтмышны түләп килде. Гомере буе бакча сукалату, утын-печән китертү өчен транспорт, ат эзләде – колхоз, әлбәттә, беренче чиратта колхозчыны карый иде. Олыгайгач, Чулак Абдул колхоз идарәсенә тегене-моны сорап баргалый башлады. Ахияр гел әйтә килде:

– Абдулла абый, яз гариза, кер колхозга. Беренче утырышта ук кабул итәбез, җыелышка да куеп тормыйбыз.

Абдул сәбәп тапты:

– Мин бит инде картайган, колхозга миннән нинди файда?

– Безгә синнән файда кирәкми. Файдаң тияр вакытта керә белмәгәнсең, колхоз хәзер сиңа терәлеп калмаган.

– Соң, шулай булгач?

– Шулай булгачмы? Үзең өчен кирәк. Минем өчен, кешеләр өчен кирәк. Ничек инде син шулай берүзең шүрәле булып яшисең? Менә син миннән өй түбәсенә ябу өчен шифер сорыйсың, йөз табак шифер бирү – колхоз өчен диңгездән бер тамчы. Мин аны бирә алам. Әмма нинди кул белән резолюция салыйм? Колхоз байлыгын ничек итеп читкә чыгарыйм? Син бит – чит кеше. Шул ук вакытта, кеше буларак, минем сиңа ярдәм дә итәсем килә. Караучың юк, түбәгез тузган.

– Ие, ие, йорт тузды.

– Менә, алайса, син миңа ярдәм ит. Син хәзер утырып, колхозга алуны сорап гариза яз, ә бер-ике көннән мин синең шифер сораган гаризаңа рәхәтләнеп резолюция салам, «Яңа юл» колхозы члены Фәлән Фәләневкә йөз табак шифер бирергә» дип язам да рәхәтләнеп кулымны куям.

Чулак Абдул нәрсәдер уйлагандай итә, уйлап карамакчы булып кайтып китә, әмма гариза язмый.

Бераздан ул утын китертергә трактор сорап килә – Ахияр белән ике арада тагын шундыйрак сүз булып ала. Ахияр аңа тагын шул ук киңәшне бирә, тегесе тагын кайтып китә. Бераздан Ахияр аңа, кызганып, барыбер ярдәм кулы суза. Ара-тирә Кәшфи дә трактор белән ярдәм итә, Ахияр моны күрмәмешкә, ишетмәмешкә салыша. Дөрес, кайбер очракларда колхозчылар кычкырынгалап куялар:

– Аерым хуҗалыкка нигә колхоз техникасын бирәсез?

– Колхозның иң авыр вакытында кайда булган ул? Сугыш вакытында басу түренә кул чанасы белән без тирес чыгарганда, Чулак Абдул тире иләп акча сугып ятты. Ул вакытта ник безнең белән булмаган ул?

Ахияр барысын да аңлый. Әйе, шулай, нигә хәзер генә идарәгә килә ул? Адәм баласының һәрберсендә күпмедер дәрәҗәдә эгоизм бар. Яхшы кеше кем? Үзендәге әнә шул эгоизмны җиңгән, буйсындыра алган кеше. Чулак Абдул үзендәге эгоизмны җиңә алмаган. Ул – кызганыч кеше. Ул безнең җәмгыять мораленә кадәр күтәрелергә үзендә көч тапмаган. Бәлки, ул гомере буе үзенең шул сыйфатыннан рухи газап кичереп, сыкранып, җәфаланып яшәгәндер?

Ахияр бала вакыттан ук дөньяның көтелмәгән сюрпризларын күп күргән кеше, Чулак Абдулны кызганды, идарәдән, парткомнан яшергәләп, гел аңа вак-төяк ярдәм күрсәтеп яшәде.

…Апрельнең каткак, кояшлы бер көне башланганда, идарәгә ат атланган Кәшфи килеп туктады. Кәшфинең үз гомерендә, ихтимал, атка беренче атлануыдыр. Ахияр, сәерсенеп, аның каршына чыкты.

– Ни өчен дисәң, – дип сүз башлады Кәшфи, аттан төшеп җитәр-җитмәс, – аның өчен чөнки, бүген төнлә Абдулла абзыйны борып куйдык. Асия белән төне буе шунда утырдык. И һәм дә мин бүген эшкә чыга алмыйм, миңа рөхсәт кирәк…

– Анысы вак мәсьәлә, – диде Ахияр, авыр сулап. Үз авылының, болай да кеше саны бик чикләнгән бер авылның, яхшымы-начармы бер кешесе җир куенына керүе бер дә әйбәт хәл түгел иде. Кәшфичә әйтсәң, ни өчен дисәң, аның өчен чөнки, авылда бер нигез кимү дигән сүз бу. Гәр Хутор ничә дистә еллар буенча инде унике хуҗалык булып тотынып тора, унөченче хуҗалык Тависныкы иде, ул тиз бетте, әмма унике бик төпле сан булып озак утырды. Авылның кителә башлавы инде бу.

Кәшфи, бүреген салып, маңгай тирен учы белән сөртте.

– Ни өчен дисәң, авылдан кабер казырга бер кеше дә табып булмый. Берәү дә килми. Кем эштә, кем кайда. Ә дөресен генә әйткәндә – теләмиләр. Юк! Без Асия белән зиратка барып карадык, җирнең туңы утыз сантиметрга гына бетмәс. Алты-җиде таза ир кирәк. Ә үзебезнең авылныкылар килми. Һәркемнең эше бар. Авыл тарихында беренче случай бу…

Ахияр идарәгә кереп китте. Селектор буенча тегене чакырды, моны чакырды. Бухгалтер да, экономист та, тагын әллә кемнәр идарәгә килеп җиттеләр.

Бераздан Ахияр партком секретаре бүлмәсенә кереп китте һәм ишекне япты. Секретарь – яшь, шушы авылда туып үсеп, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган егет иде.

– Без болай итик, – диде Ахияр, аңа карап. – Мин рәтен-юлын табармын, бухгалтер белән сөйләштем. Кассадан йөз сум акча алырга мөмкин. Кеше-карага шауламагыз. Күмүне оештыр. Адәм баласы бит ул. Сугыш кырында батырны да, дезертирны да күмәләр. Урыннары гына аерым була. Кеше гәүдәсе җирдә озак ята алмый. Син, әйдә, механизаторларны оештыр. Кәшфиләр өенә аш хәзерләрләр, мин кладовщикка әйтеп продукты җибәртермен. Тик син бу эшкә Колан Кыр кешеләрен оештыр. Гәр Хутордан кеше табып булмас.

…Кәшфиләрдә төшке ашны ашап, Колан Кырга кайтырга дип трактор чанасына төялгәндә генә, партком секретаре куеныннан ун данә кызыл акча чыгарды.

– Болары – хезмәт хакы, – дип өләшмәкче булды.

Әмма егетләр баш тарттылар:

– Акча алып, кеше күмеп йөрергә син безне әллә шәһәр зиратындагы кабер казучылар дип белдеңме?

Йөз сум акча идарә кассасына шулай кире кайтты. Трактор чанасында тәмәке көйрәтеп кайткан егетләрнең кәефе әйбәттән түгел иде: уен-көлке булмады, гадәттәгечә, берсен берсе ирештермәделәр. Чөнки каткак боздан мәет күтәреп барышлый зират янындагы инешне чыкканда, егетләрнең берсе таеп китте дә, калганнары да сөрлегеп, тигезлекне югалтып, мәетне бозлы балчыкка төшерделәр: бичара Абдулның корышкан гәүдәсе боз катыш каткакка тәгәрәп төшеп чырк итте. Һәркемнең күз алдында шул ямьсез күренеш, һәркемнең колагында шул чирканыч тавыш иде…

Төштән соң көн кинәт кенә җылынып китте, көньяктан тыгыз җил исә башлады, каурый болытлар күк гөмбәзенә үк күтәрелделәр дә каядыр киттеләр – чын яз килде. Бозлы суларны актарып, үзенең «газиг»ы белән урам гөрләвекләрен вата-җимерә, Ахияр килеп туктады. Кәшфи, язгы кояшка рәхәтләнеп, капкасына сөялеп тора иде – Ахияр килгәнгә балаларча сөенде. Икәүләп койма кырыендагы эскәмиягә утырдылар, эскәмия тактасы җылы бәреп тора иде.

– Нихәл, картаеп буламы? – диде Ахияр.

Кәшфи җанланып китте.

– Була, кордаш, була, – диде ул, алдагы ике көмеш тешен күрсәтеп. – Була. Аның өчен чөнки, балалар ярдәм итә. Менә мин сигез бала үстердем. Илебезгә сигез кадр. Бала – безнең тормышның нәтиҗәсе. Мин үземне, гомер буе эшләгәч, әйбәт кеше чутына кертеп йөри идем. Мин бер генә показательне алганмын. Тагын берсе бар икән адәм баласы өчен. Эш кенә түгел и һәм дә балалар кем булып чыгалар, менә ул да кирәк икән.

– Ну синең калганнары әйбәт булды инде. Күпчелек дип әйтәм.

– Күпчелек… Күпчелек… Менә сигез балаң – йөз процент дип исәплик. Алар төрлесе төрле хәлдә: белемнәре, эшләгән, укыган урыннары төрлечә. Семья бәхетләре төрлечә. Шуңа күрә мин уртача кеше нормасын алам, аның өчен чөнки, йомшакка сөрү нормасына күчереп исәплибез бит җирне. Сигез балаң – йөз процент. Бер балаң – 12,5 процентны тәшкил итә. Алабыз Тависны – минус.

– Ну, әйтәм бит инде, шул бер минус синең.

– Юк шул. Ә өченче кызны кая куясың?

– Ник, нәрсә булган? Мехкомбинатта эшли, дип үзең сөйләп тордың бит әле кыш көне генә.

– Эшләвен эшли ул. Әйбәт эшли. Премияләр ала.

– Соң, шулай булгач?

– Ә син аның ирсез бала тапканын беләсеңме соң әле?

– Беренче ишетәм. Ну кыз балада була инде ул. Димәк, кемнедер яраткан, ә тегесе яратмаган – алдалаган. Элекке заман түгел бит, яслесе, бакчасы бар.

– Әтисе кем диген?

– Кыз бала үзе беләдер инде.

Кәшфи авыр сулап куйды.

– Икенче кызның кияве. Игезәк апасының кияве. Җизнәсе. Белдеңме?

Ахияр сызгырып куйды.

– Ой-йой-йой… Ә тегеләр ничек яши соң?

– Ничек яшәсен? Ике бертуган – сөйләшмиләр, йөрешмиләр. Берсе кайтканда икенчесе кайтмый хәзер.

– Юк, кызыңны ачуланма. Яраткандыр. Ярату берни белән дә исәпләшми. Җизнәсеме, кодасымы.

– Ә шулай да, мин аны да унике бөтен уннан биш процент белән чигерәм. Аның өчен чөнки, безне кан-яшь елатты ул.

– Йә, синең аннары да байтак кала әле.

– Юк шул, мин нольгә чыгам.

– Нигә алай?

– Аның өчен чөнки, алты бала очырдым. Тагын икесе очарга тора. Бу җирдә кем кала? Нигә берсе дә иген икми? Нигә барысы да шәһәргә китү ягын карый? Мин аларны Һиндстан сыерлары дип атыйм.

Ахияр сигарет кабызды.

– Анысы ни тагын?

– Ә менә миңа Мәскәүдә гостиницада кунганда бер иптәш сөйләде. Ул селекционер, Һиндстанда эшләп кайткан. Сыерны савалар, савалар да, ди, картаеп, сөте беткәч, чыгарып җибәрәләр, ди. Дүрт ягың кыйбла. Аның өчен чөнки, сыер ите ашау тыела икән, диннәре буенча. Шуннан сыер нишли? Юл буеннан утлап, акрын гына алга бара. Ни өчен юл буеннан? Аның өчен чөнки, урманда юлбарыслар, арысланнар бар. Ә бу, знай, атлый бирә юл буйлап. Олы юлга чыга. Чүтки, анда кеше, машина. Кешегә ияләнелгән. Шуларга юанып бара да бара бу. Олы юл кая алып килә? Зур бер шәһәргә. И һәм дә сыер шунда яшәп кала. Чирәмсез, ризыксыз җиргә килеп яши.

Ахияр көлде.

– Минеке дә шулай инде, – диде ул. – Әнә кызым шәһәрдә утырып калачак. Тик малай гына механик булып колхозга төпләнәм дип хыяллана. Но мин әлегә ышанмыйм.

– Менә, менә! Синең икеме?! Димәк, илле процент уңай нәтиҗә бирәсең син! Ә мин – нольдә. Аның өчен чөнки…

Кәшфи сүзен тәмамлый алмады. Зәңгәр биек күк түбәсеннән, йөрәкне селкетеп, тарихның, Җир шарының үзе кебек борынгы, серле тын аваз ишетелде. Ахияр да, Кәшфи дә күккә текәлделәр. Өч җирдән өч туры сызык булып, көньяктан торналар оча иде.

Кинәт күңел тулып китте. Ахиярның да, Кәшфинең дә тамак төпләренә нидер утыргандай итте. Күзләргә беренче язгы җил кагылды, һәм күзләр дымланды. Торналар нәкъ Гәр Хутор өстеннән очалар иде. Ачык күккә озак карап торудан күзләр арыды, талчыкты. Хәрәкәт гел бертөрле, тавыш бик тонык иде. Әмма шул вакытта кырыйдагы сызыкның берсе кителде, һәм аерым соры бер нокта сызыктан аерылды. Мондый хәлне, гомумән, үз гомерләрендә бик күп торналар, кыр казлары каршы алган, озатып җибәргән Кәшфинең дә, Ахиярның да беренче күрүе иде. Соры нокта зурайды, аңа канатлар, муен чыкты, ул, әйләнә ясый-ясый, Гәр Хутор өстенә төшә башлады. Менә бервакыт аның озын нәзек аяклары, аш кашыгы кебек саплы башы аермачык күренде, бөтен авыл өстен дерелдәтеп, моңлы музыкаль авазы ишетелде:

– Тор-тор-тор-рыл-лыйк! Тор-рыл-лыйк!

Торна зурайды, зурайды, менә ул авыл читендәге башы көйгән каен турысында әйләнә башлады, ә иптәшләре, берни булмагандай, көньякка таба биектән юлны дәвам иттеләр, бу торна исә һаман шул урында әйләнде, ул шулкадәр түбән төште, урыннарыннан сикереп торган Кәшфи белән Ахиярга аның колач кагуыннан чыккан һава тавышы ишетелде, хәзер инде аның тавышы да ничектеркуркыныч, дәһшәтле һәм рәнҗүле булып яңгырады:

– Тор-рыл-лыйк! Тор-рыл-лыйк!

Урам тулы кеше, бары да шул якка карый. Көйгән башлы каен турысында байтак әйләнгәч, торна, кыек озын сызык ясап, күккә күтәрелде һәм бик биеккә менгәч, авыл өстеннән бер әйләнә сызды да инде күздән югалган өч сызыкка таба юл алды.

– Ата торна бу, – диде Кәшфи, тамагын калтыратып. – Ата торна. Тавышыннан таныйм. Менә нинди турылык, агайне. Узган ел нәкъ шушы урында бер торна төшеп үлгән иде. Димәк, ул аның тормыш иптәше булган. Менә бит ничек. Нәкъ шул турыда төшеп үлде ул.

Кәшфи боларны читкә карап әйтте. Чөнки үз гомерендә беренче тапкыр ялган сөйли иде ул.

– Йә ярар, – диде Ахияр, сүзне читкә борып. – Әйдә, утыр әле машинага. Алдагы дүшәмбедә – нәкъ өч көннән – Сельхозтехникадан киләләр безгә. Әйдә, синең хуҗалыкны карыйк әле…

Алар машина янына килгәндә, күк түбәсеннән ялгыз торна тавышы ишетелеп калды.

Зәңгәр тыгыз күк җиле, ашыга-ашыга, Гәр Хутор өстенә язны куа иде.

Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4

Подняться наверх