Читать книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев - Страница 13

Исәнме, Кәшфи абый!
(Повесть)
XIII

Оглавление

Көзге эшләр тәмамлануга, Кәшфине яңадан мастерской хуҗасы итеп куйдылар. Кәшфи, ат җигеп, яңадан колхоз үзәгенә йөри башлады. Асия өйдә ялгыз иде.

Узган ел кыш ул җигеп йөргән җирән яшь айгырны, әллә нәрсәсенә генә үҗәтләнеп, ветфельдшер печеп ташлаган. Баштарак, фельдшерның бу планын белеп, Кәшфи сүз катып караган иде, фельдшер аны үзенең галимлеге белән әйләндереп салды:

– Синең тракторыңа мин катышмыйм бит, ник тыгыласың? – диде. – Үз нәселе белән буталгач, нәрсә буласын беләсеңме? Хайван бит ул, синең белән мин түгел, – диде. Җитмәсә, Кәшфинең йөрәген бозып (ат печүчеләр, гомумән, шәфкатьсез, рәхимсезрәк булалар), болай дип калды:

– Син үз семьяңны гына бел. Әнә бит, ни хикмәт буталып беттеләр. Ул бала үскәч, кемгә нәрсә дип эндәшә инде. Җизнәсе – әти. Анасының апасы – үги әни. Фу! Ат печәргә ярамый, имеш. Әнә син үз өеңне кара.

Кәшфи, рәнҗеп, аңа бер карап алды да сүзсез кайтып китте. Теге явыз исә нәкъ Тависны күмгән көнне абзарга килгән дә язмышын хәл итеп тә куйган.

Кәшфигә борчу өстенә борчу булды бу. Кичен эштән кайта, атны капкасына бәйли дә өенә керә. Асия белеп тора: ат илтергә барганда, Кәшфи көн саен үзенең әлегә «больничный»да яткан Җирәненә кайнар ризык алып бара. Йә була ул кайнар кысыр аш, йә кайнар ипи, йә төелгән бәрәңге боламыгы. Арбасына шуны утырта да ат абзарына китә, һәр көнне кич Җирән, хәлсез кешнәп, аны каршы ала. Кәшфи җигеп йөри торган яшь ала бия моны аңламый, дулый: җиккәндә – аны, ашатасы булганда – Җирәнне, шуңа күрә ул, арбадагы ризык исенә борыны кытыкланып, ачу белән пошкыра, Кәшфигә ямьсез итеп карап ала.

Шулай атна-унбиш көн диетада утыргач, Җирәннең тагын тавышы көрәйде, тиресе матурлана башлады, гайрәт керде.

Кәшфи дә бераз терелеп китте, хәсрәте җиңеләйгәндәй хис итте. Ничектер бөтен күңелен шушы Җирәнгә бәйләде, шул терелсә, хәсрәте таралыр сыман тоелды.

Ә беркөнне ул, кулына ипи телемнәре салган сумка тотып, ала бияне җитәкләп, ат абзары эченнән коридор буйлап узганда, Җирәннең башыннан сөйим дип тукталган иде, аптырап калды: Җирән аны бөтенләй күрмәде һәм җир җимерелгәндәй кешнәде, ала бия дә чинап куйды, ә Җирән, тулы хокуклы сыман, арата аркылы башын алга сузды, өске иренен җыерып, кып-кызыл теш казнасын һәм эре сары тешләрен күрсәтеп, борын тишекләрен ямьсез киңәйтеп катып калды һәм авыр, тирән мышнады.

Ала бияне бүлмәсенә керткәч, тагарагына ипи салырга дип Кәшфи килгәндә дә, Җирән шул хәлдә тора иде. Кәшфине ул, ахрысы, күрмәде дә, сизмәде дә.

Кәшфи өенә йөгерде. Шатлыгына чик-чама юк иде.

– Кара әле, Асия, – диде ул, кабаланып. – Теге көнне фельдшерны салмыш булган дигәннәр иде. Аның өчен чөнки, Җирән кешнәде бүген ала бияне күргәч. Менә шатлык! Вот сиңа шатлык! Исерек дигәннәрие аны! Кешнәгәч, терелде инде ул! Ызначит, харап итмәгәннәр! Син иртәгә солы боткасы пешер әле, яме! Бер чиләк итеп! Геркулестан, яме! Кирәк булса, тагын алып кайтырмын.

Асия җиңги үзе көлә, үзе елый иде.

Кыш бертөрле генә, тыныч кына узды. Кышлыкка сыер суйганнар иде, Асия җиңги кыш буе ит турагычы әйләндерде; Кәшфинең тешләре коелып бетте. Кияүләре-кызлары бик кыстап караса да, шәһәргә бармады, теш врачына йөрмәде. Асия җиңги кыш буена ялгыз торды. Кәшфи иртән китә, кич кайта иде, ял көне дигәнне дә онытты, кышкы ремонт, ул мастерскойга бармаса, туктап калачак сыман сөйләште. Асия җиңги берүзе зур-зур ике яклы өйдә йөренде, аптырагач, сандыкларын актарып, аннан Кәшфинең гомер буе алган почёт грамоталарын, мактау кәгазьләрен, Авыл хуҗалыгы күргәзмәсеннән алган грамоталарын берәм-берәм стенага кнопка белән беркетте, нарат бүрәнәле зур стена шулай итеп зур стендка әйләнде дә куйды. Асия җиңги моны эшләгәндә хронология саклады: Кәшфинең иң беренче грамотасы 1939 елда ук алынган икән. Хатынының бу шөгыленә Кәшфи әйбер әйтмәде, көн саен киңәя, зурая барган бу күргәзмә янына кичләрен үзе дә килеп басып тора һәм гомерен хәтерли иде.

Күңеле бик йомшаган вакытларда, ул шкаф өстеннән иске патефон ала (кияүләре-кызлары күпме генә көлмәсен, Кәшфи моны саклады), сандык төбеннән бик кадерле, бик иске, йөрәккә бик якын ике-өч пластинка чыгара һәм шуларны уйната. Менә алар – әтисе, әнисе исән вакыт Кәшфинең бик кадерле, бер генә малай булып үскән, тракторга укыган еллары. Менә пластинка уртасындагы кәгазь печать. Ногинский завод. Яшьтән таныш, якын сүз бу. Җырлары ни тора, Галия Кайбицкая җырлый. Мансур Мозаффаров музыкасы, Муса Җәлил сүзләре. «Җиләк җыйганда». Кәшфи кеше исемнәреннән һәрвакыт зур мәгънә эзли: Гәр Хуторда Галия, Мозаффар, Җәлил, Муса кебек исемнәр бөтенләй юк. Кешенең исеме аның киләчәк юлын, гомеренең мәгънәсен билгели, дип уйлый иде Кәшфи. Беренче бала тугач, Асия үзенең сугышта үлгән абыйсы хөрмәтенә Хәйрулла куймакчы булган иде. Кәшфи теше-тырнагы белән каршы торды ул вакытта: Хәйрулла исемле кешене пластинкага ничек язасың? Әнә бит сәнгатьне, әдәбиятны нинди исемле кешеләр тудыра, һәм Кәшфи, үзсүзләнеп, малайга Тавис исеме куштырды ул вакытта. Тавис – ниндидер серлелеккә, эчке мәгънәгә ия. Гәр Хуторда гына түгел, бөтен районында башка андый исем юк. Бу малай берәр хикмәт чыгарыр, дип горурланып йөргән иде Кәшфи…

Пластинкаларның күбесендә кәгазь инде тузып, уч төбе белән майланып беткән. Ләкин Кәшфи аларны барыбер таный. Менә монысы – «Кәләү Гайшә». Аны Фәйзулла Туишев уйный. Ә монысы – Кәшфинең әтисе яраткан җыр – «Бригадир җыры». Әтисе, тәрәзә ачып, урамга гел шуны яңгырата иде:

Әрләнсен лә дошман,

Шатлансыннар дуслар…


Ә менә монысын кем җырлый икән? Бу – утыз сигезенче елгы пластинка. Бәрхет тавыш, ирләр тавышы. Кәгазе тузган.

Сандугачлар ояда –

Оялары пыяла.

Сандугачлар күк сайрашып,

Торыйк, дуслар, дөньяда.


Кәшфи яшүсмер вакытта бу җырны күп тыңлады. Бу җырдан ул ике нәрсәне аңлый алмады: сандугачның оясы пыяладан була алмый. Пыяла ояда булгач ул, димәк, тоткынлыкта. Ә тоткынлыкта сандугач сайрамый. Мәгънәсез сүзләр бу. Аннан соң Кәшфи үз гомерендә сандугачтай сайрашып яши алмады. Ул гел эштә, гел кырда тракторда булды. Яраткан хатыны Асия белән дә сайраша алмады бугай ул. Заманы ул түгел иде. Кәшфи ашыгып эштән кайтты, Асия пешергән токмачлы ашны тирләгәнче ашады, ятты да йоклады, ятты да йоклады. Ярты гомере төнге сменада узды, сайрашырга вакыт калмый иде. Тик Асия генә моннан зарланмады, салмак кына, билгеле бер ритм белән генә, зарланусыз гына, ике елга бер тапкыр бала табып торды. Бала тапкан саен юаная, калыная барды, аның саен холкы әйбәтләнә, мөлаемлана барды. Ул яктан Кәшфи бик тә бәхетле булды. Оялары пыяла, имеш…

Җырның менә монысын кем җырлый икән? Пластинканың кәгазе бөтенләй майланып капланган. Монысын Кәшфи буран көннәрдә кичен уйната. Һәм күңеле тулып утыра. Нигәдер җырчының фамилиясе әллә Хәбиров, әллә Галимов дип хәтергә кереп калган. Ах, бу җыр, бу җыр… Яшьлек, борчусыз, бәхетле яшьлек.

Урамда буран,

Мин өйдә торам.

Тәрәзә аша

Тик авыз ерам.

Әй җил выжылдый,

Буран дуылдый.

Ачулы песи

Кебек мырылдый.

Ишегалдына

Карлар яуганнар,

Көзге яфраклар

Күмелеп калганнар.

Тиздән яз килер,

Ап-ак кар эрер.

Тышта балалар

Күлмәкчән йөрер.

Таулар, елгалар,

Чишмәләр гөрләр,

Язны матурла-а-ап

Үс-сәрләр… Гөлләр!


Җыр шулай күтәренке тавыш белән тәмамлана. Әмма пластинка инде гыжылдый. Күпме мөмкин? Әйе, күпмегә кадәр чыдарга мөмкин бу дөньяда? Пластинка ни, кеше ни, күпме җырларга, күпмегә кадәр түзәргә мөмкин?

Кыш буе эшкә йөрде Кәшфи, кыш буе ремонтчылар янында кайнашты. Трактор астыннан, үрмәләп, кем чыга дисәң – ул, кара майга баткан кем дисәң – ул. Тик көлгәндә, элеккеге кебек, аның тешләре генә агарып ялтырамый инде, чөнки алар – юк. Протез куйдырыр өчен үлчәүләр алдырырга дип, шулай да районга барып кайтты бер мәртәбә. Әмма йөрәге урыныннан кузгалып кайтты. Атасыз-анасыз балаларны тәрбияли торган йорт барын ул күптән ишетеп йөри иде, бу юлы тәки шунда кергән. Кергән, сорашкан. Олы яшьтәге тешсез бу абыйны балалар чорнап алган. Шунда Кәшфи алты яшьлек бер малайның йомшак муенына үзенең автол-солидолга бүртеп каткан кулын куйган. Тегесе дә әйбер әйтмәгән.

– Исемең ничек? – дип сораган Кәшфи.

– Фәлгать, – дигән сакау малай, түбән карап. Тәрбияче апа озата чыккач сөйләгән: Фәргатьнең әти-әнисе, үз машиналарына утырып, Кара диңгезгә киткәннәр икән. Авариягә очрап һәлак булганнар. Бу хәсрәттән дәү әнисе дә китеп барган. Малай дөм ятим калган.

Кәшфи ул көнне кич үзенә урын тапмады. Берөзлексез сөйләнде.

– Исемең ничек? – дип сорыйм. – Аның өчен чөнки, танышканда шулай кирәк. «Фәлгать» ди бит бу йомшак колак. «Фәлгать», ди. Белдеңме шуны? Ул әйтми бит, ышту «белмим» дип, ул әйтми бит, ышту «Тәлгать» или «Рәфкать» дип. Ул бит дөп-дөресен әйтә, «Фәлгать» ди ул, җаныкаем…

Асия җиңги инде барысын да аңлаган иде. Кәшфи, теш куйдырам инде, болай булмый дигән сыман ыңгыр-шыңгыр килеп йөрде дә яңадан район үзәгенә барып кайтты. Анысында бераз басылыбрак кайтты. Кичке аш вакытында сөйләп утырды.

– Барып кердем. Аңарчы продмагка кереп бер кила печенье алдым. Аның өчен чөнки, бала янына кергәндә и һәм дә олылар янына күчтәнәчсез ярамый. Фәргать бик сөенде. Йөгереп килеп, тез башымны кабып уйный. Чү, ди, тәрбиячесе, чү, ди, авызыңа инфекция керә, ди. Тегесе һаман каба. Мин әйтәм, трактористта инфекция була алмый, дим, аның өчен, дим, чөнки керосин барысын да үтерә, дим. И рәхәтләнде Фәргать, и рәхәтләнде. Тәрбиячеләре әйтә, дүкәминтләреңне тутыр, ди, үзең бик заслуженный кеше икәнсең, Минздравка җибәрәбез, ди, бөтен дүкәминтне. Ул тегеләй, килдең дә алдың гына түгел икән. Адәм баласы бит ул. Безнең илдә адәм баласыннан да кадерле ни бар. Шаярма син… Июнь айларына кадәр хәл итәрбез, ди. Анда синең дә подпись кирәк икән. Менә мин санаторийда вакытта нишләр инде ул бала? Сиңа анда баргалап йөрергә туры килер…

Март ахырында Кәшфине Львов өлкәсендәге санаторийга җибәрделәр.

– Мин баруын барам, – диде ул Ахиярга. – Әмма ләкин бер шарт белән: сабанга чыкканда, мине тракторга утыртасың. Кышын яңадан кайтырмын мастерскойга.

Ахияр риза булган сыман итте, көлде.

Асия җиңги аның кесәсенә егерме унлык санап салды. Колхоз идарәсе биргән ун унлыкны Кәшфи Асиягә кайтарып бирде.

– Аның өчен чөнки… Миңа акча нәрсәгә? Хатын-кыз белән чуалмаган кешегә акча нәрсәгә аңа? Миңа бит, син булгач, бу дөньяда бүтән беркем дә кирәкми. Һәм ул иелеп чемодан тутырып маташкан хатынының артына шаяртып сугып алды.

Бер «отделение» бала үстергән Асия җиңги йортта шулай ялгыз калды.

Аннан көн санау, сәгать санау китте. Асиянең бөтен баш ватканы шул булды: улмы тырышмады җир йөзендә кеше тәрбияләп үстерергә? Аңамы бирмәделәр «Ана Даны» дигән орденны? Алармы шатланмадылар һәр бала туган саен? Бу олы йорт кемнәр өчен соң? Һәм Кәшфи белән Асия үзләре кемнәр өчен? Бу ни бу? Дөньяда нинди үзгәреш булды, ниләр бара, нәрсә эшләнә? Нигә Асия ялгыз бу якты язгы кояшлы көннәрдә?

Өйдән чыгып китеп, нәкъ егерме алты көн дигәндә, Асия санавынча, алты йөз дә егерме дүрт сәгать узгач, Кәшфи кайтып төште. Рәсимәнең дә ялга кайткан киче иде. Кәшфи, апрель баткагын ертып, ашлама ташучы трактор чанасына утырып кайтты. Бер кулында иске чемоданы, икенче кулында агач рәшәткәле ящик иде.

– Үл-ләм, җаным, бу нәрсә? – диде Асия җиңги, сискәнеп. – Әллә тере инде?

Кәшфинең авыз колакка җиткән иде:

– Бу – белдеңме? Бакча башындагы суга җибәрәбез. Яшәсеннәр, үрчесеннәр. Мондагы суга! Мондагы урман күлләренә!

– Үл-ләм! Бет-тәм! Әллә күсе инде?

Кәшфи аның саен бәхетле була барды.

– Әй-йе! Күсе! Ну ләкин и һәм дә фән теле белән әйткәндә… Аның өчен чөнки, һәр чәчәкне, һәр җиләкне биологиядә латинча исемләп йөртәләр. И һәм дә боларны да. Болар чөнки ондатра дип атала. Ирле-хатынлы. Бер украинецтан сатып алдым. Бәясе – пүчтәк. Икесе нибары йөз илле тәңкә. Менә хәзер үк ит ашатабыз да иртәгесен күлгә җибәрәбез. Аннан алар үзләре, үрмәләп, урманга кереп китәләр. Андагы күлләр. Торна бала чыгара торган күлгә барып җитсәләр, болар рәхәткә тиенә инде. Мин хәзер егерь Минһаҗга йөгерәм… Үрчесеннәр! Мин һәрнәрсәнең, һәр файдалы җан иясенең үрчегәнен яратам.

Кәшфине тотып торырлык түгел иде, ул йөгерде. Рәсимә көтелмәгән бу мәшәкатькә бераз гына ризасызлык белдереп, ит турый башлады. Бераздан, Кәшфигә ияреп, егерь Минһаҗ да килеп җитте. Минһаҗ, ни арададыр, ондатра үстерү, үрчетү буенча бер китапчык та табып алган һәм аны өй уртасындагы өстәлгә шапылдатып салды.

Аннан ящикны саклык белән генә каерып ачтылар. Ондатра дигән елкылдавык тиреле ике җәнлек кыю рәвештә өстәлгә чыкты һәм ятьмәле тәпиләре белән бит-мыекларын сыпыргалап алдылар да, таш тәлинкәне үткен тырнак очлары белән тырный-тырный тавыш чыгарып, вак туралган ит кисәкләрен әдәп белән генә, әфсен-төфсен китергән сыман ашый башладылар.

– Болар яшәр, – диде Минһаҗ. – Биргән булса, болар ияләнер. Тик менә китаптан карарга иде.

«Урта полосада ондатра үрчетү» дигән китап өстенә теге елкылдавыкларның берсе менеп үк утырган иде инде, күрәсең, өстәлгә җәелгән клеёнканың җансыз салкынын яратмаган.

– Тик менә документы юк, – диде Минһаҗ. – Аңа бит документ кирәк.

– Нинди документ? – Кәшфи гаҗәпләнеп аңа карады.

– Нинди булсын? Товарный чек. Сиңа ничек итеп 150 тәңкәне түләргә хәзер?

Кәшфи буыла-буыла көлә башлады.

– Ышту син, Минһаҗ! Аның өчен чөнки… Миңа акча нәрсәгә? Минем збиркнижкедә күпме акча бар, беләсеңме? Бу авылда миннән дә бай кем бар? Нишләп дәүләт кесәсенә керим мин? И һәм дә акча алыйм?

Бераздан алар бу елкылдавыкларны бакча башындагы вак таллы күлгә җибәрделәр. Тегеләр, саубуллашкандай итеп, кара мәрҗән күзләрен елтыратып, Кәшфигә карап алдылар һәм тал ботаклары арасындагы бозлы суны чачтыр-почтыр китереп кереп югалдылар. Кәшфи дә, Минһаҗ да бик бәхетле иде бу минутта. Кайткач, Минһаҗ өйгә кереп тормады, ишегалдыннан гына саубуллашты.

– Рәхмәт инде, туган, сиңа, – диде. – Ярый әле авылда син бар.

– Аның өчен, иптәш, ярамый ул чөнки…

– Тик менә тагын бер мәсьәлә бар.

– Тагын нәрсә? И һәм дә?

– Шушы көннәрдә – бүген-иртәгә торналар киләчәк бит.

Кәшфинең чырае сытылып китте.

– Шулай шул. – Ул күккә карап авыр сулады.

– Миндә бер план бар.

Кәшфи җанланды:

– Нинди план ул, туган?

– Менә болай инде, турысын гына әйткәндә. Үзең беләсең, ничә ел буе инде – елына ике мәртәбә бөтен авыл халкының йөрәге елый. Узганында минем әни карчык, бөтен балаларым елады. Хәер, әйтәм бит, шул вакытта бөтен кеше яшенә тыгылып елый. Моңа чик куярга кирәк.

– Ә ничек итеп?

– Мин үзебезнең Общество белән сөйләштем инде. Рөхсәт алдым.

– Нәрсәгә, нинди рөхсәт?

– Теге ялгыз торнаны атам мин. Ул ата торна. Ул үзенә пар таба алмаячак икән. Теге көтүгә ияреп кенә йөри икән инде ул. Торналар, сыңарын югалткач, бүтәнчә таба алмыйлар икән. Менә мин генә ул, хатын үлеп ике атна дигәндә, икенче хатынны эһ тә итмичә алып кайттым. Эзләп тә йөрмәдем. Ә аларда булмый икән ул. Тилмереп яшәмәсен. Кешегә дә газап китермәсен, үзенә дә…

Өйгә кергәч, Кәшфи аш янына утырды һәм тәмләп санаторий хәлләрен сөйли башлады. Тик сизделәр, Кәшфинең сөйләшүе хәзер көннән-көн авырая бара иде. Санаторийда да аның ике урт теше төшкән икән.

Күңеле йомшап китеп, ул урыныннан торды да өстәлнең теге ягына утырган Рәсимә янына чыкты һәм аркасыннан сөйде.

– Тегендә палатадагы иптәшләргә гел сине мактадым, кызым, – диде. – Әйттем: өч телдән укыта ала, үзе чибәр, үзе эшкә булган, дидем. Кызым, чыннан да, бик бәхетле син, әти-әниең исән, йортыбыз болын кадәр, байлыгыбыз зур, колхозда минем дәрәҗәм бар, мәктәптә сине яраталар. Шуларны сөйләдем.

Рәсимә әдәп белән генә кашыгын куйды, авыз-иреннәрен кәгазь салфетка белән сөртте дә, тирән итеп, сагыш белән бер сулыш алды:

– И, әти, ни шатлыгы бар соң миңа аларның? – диде.

Кәшфи дә, Асия дә, аңламыйча, аңа карап куйдылар. Рәсимә тагын авыр сулады да әйтте:

– Ярар инде, биш туй ясап бирдем, тагын төпчек кызыбызга да ясап бирсәм, дөнья түгәрәкләнә, – диде.

– Юк, кызым, алай димә. Аның өчен… Аның өчен чөнки… Чөнки…

Кәшфи ни әйтергә икәнен үзе дә белми иде. Әйе, бу – беркем дә юата, шатландыра алмый торган бер халәт һәм моның нинди халәт икәнен утызга якынлашкан кыз бала үзе генә белә иде.

Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4

Подняться наверх