Читать книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев - Страница 12

Исәнме, Кәшфи абый!
(Повесть)
XII

Оглавление

Бу җәй әллә нинди афәтле, мәшәкатьле булды. Сабантуйлар узуга, беркөнне кинәт кенә Кәшфине паралич сукты. Аяк-кул, тел-авыз, күз исән, әмма колаклар дөм томаланган иде. Ахияр, килеп җитеп, эшнең нәрсәдә икәнен тиз генә төшенеп, Кәшфине туп-туры шәһәргә алып китте һәм республика больницасында калдырып та кайтты.

Бу вакыйга алдыннан гына Кәшфи көтелмәгән өстәмә бер борчу кичергән иде.

Майның унбише көнне – авыл көтүе әле чыкмаган, мәшәкатьле, колхоз кырында бик киеренке эш барган бер көндә, Кәшфинең арып-талып мастерскойдан кайтып, диванга ятып гәзит-журнал укырга исәпләп кайткан бер көнендә, елый-елый шешенеп беткән хатыны Асия аны капка төбендә каршы алды.

– Кәшфи җаным, бакча башында арканлаган җирдән сыер югалды, – диде. – Эзләмәгән җир калмады. Җир йоткандай булды.

Сыер менә-менә бозауларга тиеш иде.

Кәшфи телсез калды.

– Кәшфи җаным… Бүреләр йөри, диләр…

Кәшфи мотоциклын кабызды. Бөтен басуны әйләнеп, елга, чокыр буйларын, урман буйларын карап кайтканда, төн уртасы җиткән иде. Арып-талып йокыга ятты. Әмма йокы кермәде. Сыер өчен кайгырудан да түгел, болай йокы алмады. Кәшфинең саклык кассасында сыерлык кына акчасы бар – ул яктан кайгырасы түгел. Әмма моңарчы Гәр Хутор авылында беркайчан да, беркемнең дә сыеры югалганы юк иде әле. Кәшфи бу хәлнең гадәттән тыш булуына һәм, башка бик күп гадәттән тыш хәлләр кебек, нәкъ болар йортына кагылышлы булуына борчылды. Ул кояш чыкканчы ук торды, тагын мотоциклын кабызды. Иртәнге урманга керде. Урман кош авазына яңгырап тора, салкынча май иртәсен һәр кош үзенчә сәламли иде. Менә гаҗәп! Сыеры югалмаса, Кәшфи урманның шул музыкасын ишетмәгән көе дөньядан ук китәсе булган икән. Иртәнге урман аның башын сафландырып җибәрде. Кайсыдыр куак төбеннән, көр-р! көр-р! килеп, урман тавыгы аваз сала, карт юкә башындагы күке дөнья ямьләндереп гомер саный, ниндидер кош, көмеш трубалардан гына торган бөтен бер оркестр сыман эфирны калтыратып, музыка яңгырата иде. Шулай йөри торгач, Кәшфи тынычланып китте һәм өенә борылды.

Тыныч күңел белән эшкә китте. Дөнья матур! Табигать гүзәл! Кәшфине механизаторлар көтеп тора иде, дөньяга ул кирәк!

Сыер булдымы бер кайгы! Дөрес, көне буе мастерскойга килгән-киткән кеше Кәшфидән сорашып торды: кая киткән булыр?

Өч-дүрт көн шулай сораштылар да диагноз куйдылар: олы юлга чыккан булыр, узучы юньсез кешеләр бугазлап суеп, машинага салып киткән булырлар; шәһәр базарында итнең килосы биш сум; уртача ике йөз сиксән кило чыкса да, мең дүрт йөз сум саф акча; тиресе, башы-аягы, үпкә-бавыры йөз сум һәм башкалар. Иске бәя белән…

Тагын өч-дүрт көн шулай акча исәпләделәр.

Ә беркөнне иртүк Кәшфиләрнең капкасын Катерина какты. Катерина инде олайган, пенсиягә чыккан, тик ара-тирә ул фермага «прорыв»ка гына килгәли иде. Бу юлы исә Катеринаның кулында бау, ә бауның теге очында бура кадәр «швец» нәселле савым сыер иде.

– Председатель иң тәмле сөтлесен сайлап алырга кушты, сөтсез утыралар икән дип ишеттем, ди, идарәнең карары булган икән…

Кәшфи шатланды, каушады, йөгерде, Асия гына бауның очын кулына алмыйча торды. Кәшфи һаман йөгерде, сөйләнде:

– Аның өчен чөнки… Чөнки болай ул. Алдагы базардан Мари ягыннан сыер алып кайтканчы гына. И һәм дә…

Аны Катерина бүлдерде:

– Юк, идарәнең карары булган: бу сыер сезгә бөтенләйгә, – дип китеп тә барды.

Кәшфиләргә килеп чәйгә утырмыйча китүчеләрдән Катерина тарихта беренче кеше иде. Катерина инде күздән югалгач кына, бу хата Кәшфи белән Асиянең хәтеренә килде. «Швец» исә алай тәкәллефләнеп тормады, озын кытыршы телен чыгарып, Кәшфинең йонлы беләген шоштырдатып ялап алды.

– Өм-м-м, – дип дәшеп тә куйды.

Кәшфи әтәләнде:

– Асия! Асия! Кая, апара ясап бир әле! Кая, ипи алып чык әле! Риза була, риза бездә калып торырга. Аның өчен чөнки…

Йортка яңадан шатлык кайтты.

Ә бер айдан, Сабантуйлар узгач, бер иртәне, кояш чыкканда ук, Кәшфинең капкасын егерь Минһаҗ какты.

– Кәшфи абый, анда Торна аланы кырыенда бер кара сыер йөри, янында бозавы да бар, чисти зверьгә әйләнгән, якын да җибәрми, – диде.

– Ә? – диде Кәшфи, чалбар каешын эләктерә-эләктерә. – Ә? Нинди кара сыер? Нинди зверь?

– Мин әйтәм, памаему, сезнең «Дучка» ул. Маңгаенда җондызы да бар. Памаему, шул үзе ул…

– Ә? Нинди «Дучка»? Ә?

Нәкъ шул вакытта Кәшфинең яңак төпләре тартылып китте дә, нәрсәдер өзелгәндәй итте. Һәм шул минутта егерь Минһаҗ аның каршында авызын кыймылдатып тора башлады. Кыймылдата, әмма бер аваз да чыгармый…

Егерь Минһаҗ бөтен Гәр Хутор халкын урманга Торна аланына алып кереп китте. Асия җиңги генә халык белән керә алмады: Кәшфи авызын ачып тик тора иде. Кемдер, нәрсәгәдер утырып, каядыр чапты. Каяндыр, нәрсәгә утырыптыр, фельдшер кыз килде. Каян ишетептер, ни арададыр, Ахияр килеп җитте. Кем әмере беләндер, Кәшфи шәһәргә дә чыгып китте.

Ә кешеләр Торна аланына якынлашып киләләр иде. Озак та үтмәде, күрделәр: алан куенында, карт юкә астындагы куакларга ышыкланып, елтыр кара тиреле сыер басып тора, койрыгын болгап матур, шома тәненнән чебен-черки куа. Юкәнең теге ягындагы бушлыкта арт санын кисәк күтәреп, үгез бозауларча иләмсез-җайсыз хәрәкәтләр ясап, ахмак маңгайлы бер мәхлук сикергәләп йөри. Ул әле көйшәп торган әнисе янына килеп, арт сикертеп китеп бара, әле юкә артына чыгып ямьсез бер әйләнә ясый да кычкырмакчы була, әмма ни сыерча, ни бозауча бернинди тоташ аваз бирә алмый, ә өзек-төтек кенә:

– Өм-мөрт! Өм-м-мөрт! – килеп куя иде. Әнисе исә шомарган, түгәрәкләнгән һәм, Минһаҗ әйткәнчә, тәмам «зверь»гә әйләнгән иде. Кешеләрне ул якын да китермәде: акырды, боргаланды, күзләрен алартып, кызартып, танау тишекләрен киңәйтеп тибенде, сөзәргә килде. Аны күреп, ак кашкалы кара елтыр малае да арт санын күтәреп, иләмсез хәрәкәт белән сикерә һәм әнисеннән алда кешеләргә һөҗүм итәргә җыена иде. Чак-чак кына сыер мөгезенә аркан ыргыттылар һәм, үҗәт, юеш, киң танавын урман печәненә төрткән килеш, «Дучка» Гәр Хуторга таба атлады. Ахмак малаеның исә кешеләрне беренче күрүе иде, һәм ул мондый шау-шулы, төрле аваз чыгара һәм ике аякта йөри ала торган хикмәтле туганнарын күрүгә чиксез шатланып, төркемне уза-уза, арт санын сикертеп, әле алга, әле артка чаба иде…

Кәшфи бер атнадан кайтты: үзе елмая, үзе дөм чукрак иде. Кайтты, урамны җыеп, речь сөйләде:

– Аның өчен чөнки, әлегә иртә, диделәр. Өч айсыз да операция ясамыйлар. И һәм дә…

Һәр чукрак кешегә хас булганча, Кәшфи гадәттән тыш кычкырып, шәрран ярып сөйли иде.

– Ну да ләкин инде, мин эшкә бармыйча ятучы түгел, – диде Кәшфи. – Менә уйлап ятам: нәкъ бер атна йөрдем мин тегендә кабинеттан кабинетка. Колхозга күпмегә төште ул? Беләсезме? Миннән башка ничекләр итеп яши ала ул колхоз? Мастерскойда кем ярдәм күрсәтә ала механизаторга? Белдегезме шуны? Аның өчен чөнки, мин – бу колхозның иң галауный врачы. Машиналарга көненә бер обход ясамасам, мин йоклый да алмыйм. Өч айдан операциягә генә барып кайтам да…

Тик аңа операция кирәк булмады.

Август аенда илгә афәт килде: ай буена яңгыр төшмәде, дөньяны эссе тузан басты, күк йөзе агарды, агач яфраклары көеп-саргаеп коелды, бәрәңге сабаклары тузаннан каралып, куырылып калды. Чәчкән арыш тишелмәде, болыннарда, урман аланнарында чикерткә тавышы тынды, кош-корт урман күләгәсенә кереп юк булды. Кешеләр үз эчләренә бикләнделәр – урылган, сугылган икмәкнең шатлыгы да ничектер тузан катыш кипкән шатлык булып тоелды.

Халык карасына батты.

Нәкъ шул көннәрнең берсендә идарә яныннан мастерскойга таба бер бензовоз кузгалды. Кәшфи, кайтырга җыенып, мотоциклын җайлап маташа иде. Тузан болытын ишеп килгән бензовоз туктагач та әле күренми торды. Эре коры тузан мастерскойның шифер түбәсенә сыланып ятты. Шул вакытта гына Кәшфи күреп алды: бензовоз ишеген чыкырдатып ачып, улы Тавис килеп чыкты һәм, кулындагы күн сумкасын мастерской янындагы иске машина рамасына куеп, әтисе белән күреште. Бензовоз китеп барды. Баласы бит, Кәшфи дә шатланды. Тависның нәрсә әйткәнен ишетмәгән көе генә сөйләнде:

– Бик корыга китте, улым. Колхозчының бер дә кәефе юк. Бөтенләйгә кайттыңмы? – Ул мотоциклын кабызды. – Әйдә, бик әйбәт булган. Тотынып утыр. Кая, сумкаңны минем алга куйыйк.

Һәм Кәшфи, күн сумканы кулына алып, мотоциклына атланды. Газ биреп кузгалып китим дигәндә генә, сәерсенеп, ачык сумканың эченә күз салды, һәм сумка эчендәге ак чүпрәккә төрелгән озынча бернәрсә күреп сискәнеп китте.

– Улым, бу нәрсә, ватыла торган әйбер түгелме? – дип сорады ул, газны киметә төшеп.

Тавис мотоциклдан шуып төште дә сумканы кулына алды. Сумка төбендәге ак чүпрәкне сүтте. Сүтте һәм… зиһене килеп әтисен тотып алды. Шулай итмәсә, әтисе егылып китәсе иде. Кәшфи берничә секунд аңсыз торды: сумка төбендә кеп-кечкенә бала – адәм баласының мәете иде.

– Ә? – дип кычкырды Кәшфи, куркудан газ биреп. Мотоцикл дөнья җимереп дерелди иде. – Ә, ә?

Нәкъ шулвакыт нәрсәдер Кәшфинең баш артына сукты. Тавис бер читтә елмаеп тора иде. Кәшфинең башы селкенеп китте, һәм… кинәт диңгез шавыдай мәһабәт шау аның колагына килеп керде. Ул, ашыгып, мотоциклын сүндерде. Дөнья һаман шаулый иде. Менә күптәнге тавыш – Тавис тавышы килеп керде:

– Мин нишләп анда калдырыйм аны. Чит җирләрдә. Ике атна яшәде дә үлде бичара. Әнисе елап калды, шунда гына күмик дип. Мин аны ничек калдырыйм? Мин – демократик илнең ирекле гражданины. Минем моңа тулы хокукым бар. Безнең ил нәрсә өчен кан койды? Егерме миллион корбан биреп. Күпме-күпме милитаристларга демаркационный линияләр уздырып, аларның девальвацияләр, инфляцияләр белән мораль яктан череп таркалган стройларын…

Кәшфи авыр сулады да мотоциклын кабызды. Юл буе аның колагы шаулап кайтты. Иртәгесен сабыйны җиренә җиткереп күмделәр. Тавис, әтисе янына мастерскойга килеп, кабер өстенә куярга металл пластинка эшләтеп алды. Аңа баланың исеме, фамилиясе язылды, туган-үлгән көннәре күрсәтелде. Бичара, нибары унөч көн яшәгән, исеме дә матур – Гөләфтәр булган икән.

Шул көннән соң Тавис әтисе белән мастерскойга эшкә йөри башлады, ата-ана да тынычланып калды. Тависның чит җир дигәне моннан егерме биш чакрымнар гына ераклыкта булган Шәмәрдән заготзерносы икән, һәм ул анда өйләнеп яши, эшли икән.

– Бер унбиш көн сиңа хуҗалыкта булышам да китеп барам мин, – диде Тавис әтисенә. – Анда мине директор дүрт күз белән көтеп тора. Әле монысына да чак-чак рөхсәт итте. Син, ди, иптәш Габделбарыев, ди, озак йөрмә, ди, ату, ди, бөтен производство туктала монда. Ә халыкара хәл катлаулы… Сине, ди, партиягә алып, партком секретаре итик без, ди. Мин әлегә риза булмадым.

Бераздан ачыкланды: Тавис заготзернода балта эшендә эшли икән.

Кәшфинең исә бу көннәрдә мастерскойга килгән бөтен механизаторга сөйләгәне шул булды:

– Ничек яшисез сез, ә? Бөтен тавыш колакка керә дә тора бит. Менә, ичмасам, мин бер ял итеп алдым. Аның өчен чөнки…

Тавис китәргә әзерләнеп йөргән көннәрдә, бер кичне тузанлы һава әллә ничек кенә авыраеп китте. Капка-койма буйларындагы тузанлы баганаларга үрмәли-үрмәли, мәчеләр тырнак батырдылар, кичке якта өере-өере белән каргалар кычкырышып йөрде, зрәгә генә этләр өргәләп алды. Кәшфи мастерскойдан кайтуга, кое суы белән бит-башын юды да, салкын верандага чыгып, диванга ятты: яралы аягы сызлый иде. Асия җиңги дә, бала тапкан саен берәр юан тамыры калкып чыккан зәңгәр балтырларының сызлавына түзә алмыйча, мунчага кереп, кычыткан төнәтмәсенә аякларын тыгып утырды. Кичке ашны Тавис кына ашады. Күңелсез генә йокыга яттылар. Әмма йоклый алмадылар.

Төн уртасында Кәшфи йортының зур калай түбәсенә тып итеп бернәрсә төште. Верандада яткан Кәшфи моны бөтен тәне белән сизде: кадерле, газиз яңгыр тамчысы иде ул. Кәшфи урыныннан сикереп торды:

– Син, дим, Асия! Син, дим!

Асия дә йокламый икән.

– Син, дим! Ишеттеңме? – Ул арада веранда калаена берьюлы ике авыр тамчы бәрелде. Кәшфи, яланаяк килеш, буяулы салкын идәндә әтәтерләнеп йөрде.

– Син, дим! Бу бит… Бу бит… Арыш уҗымына… Бәрәңгеләргә… Кукурузга… Аның өчен чөнки.

Ул арада тигез шау белән калай түбә гөжли башлады. Кәшфи йөгеренде, утны кабызды, аннан тагын сүндерде, ишекне бер ачты, бер япты.

Тышны инде яңгыр исе баскан иде.

Кәшфи аякларына оекбаш киде, майкачан гына баскычка чыкты, чолан түбәсеннән төшкән тузан изелгән яңгыр суын учына алды, иснәп карады. Аннан кулын селекте, түзмәде, икенче тапкыр учына су җыйды, анысын ялап ук карады: буяу, калай тәме килеп торган балчыклы су иде.

Шулай йөгереп йөргәндә, буыннар сызлаганы да онытылды. Ут яндырып, олы өйгә керделәр, түр тәрәзәне ачтылар. Өй түрендәге акация куакларын шаулатып яңгыр ява иде.

– Асия! Асия, дим! Мин бүген йокламыйм!

Ул яңадан тәрәзә янына килеп башын тыкты, яңгыр инде түбә почмагындагы трубадан шаулап ага иде. Кәшфи мех жилетын киеп куйды, төймәләде, аннан тагын чиште, йомылып өйалдына чыгып китте һәм бераздан йөгереп керде. Аннан ул диванга килеп утырды һәм тирән итеп сулыш алды.

– Аның өчен врачлар теге вакытта әйткәннәр иде миңа: яңгыр ява башласа, сызлануың бетәр, дип…

Зур калай түбә һаман шаулый, өй почмагындагы труба астына куелган кисмәкләр тулып, күбекләнеп ташыйлар иде.

…Истәлекләр бүген Кәшфине дә биләп алган, ул да бүген басуда, кемнедер алыштырганмы, әллә түзә алмый чыкканмы, «Беларусь»ка зур арба таккан да, дөбер-шатыр килеп, басудан подвалга бәрәңге ташый, Ахияр белән ике тапкыр кара-каршы очрашты инде – дөньяда аннан да бәхетле кеше юк, авыз ерык, әлегә исән калган берничә алгы теше белән рәхәтләнеп елмая, шатлыгыннан каушый, тракторны гадәттән тыш тизлек белән чаптыра, арбасын даңгыр-доңгыр китерә иде.

Шимбә көн иде – Кәшфиләрнең егерме биш сотыйлы бәрәңге бакчасында да эш кайнады. Кәшфинең биш кызы, дүрт кияве кайтты. Кәшфи кияүләрдән уңды: баҗайлар таза, эшчән, тауны тауга бәреп уйнарлык егетләр. Өчесендә машина. Машина әлегә теге гөнаһлы олы кияүдә генә юк, ләкин ул әлегә зарланмый һәм, сөйләүләренә караганда, мехкомбинат тулай торагында баласы белән бер бүлмә алып яшәүче яшь, мут балдыз янына гел баргалап йөри, акчалата ярдәм дә күрсәтә һәм, гомумән, үзе дә рәхәт яши диләр. Баҗайлар, ыһ та итмичә, егерме биш сотыйны әйләндереп ташладылар, сары кояш бакча өстендә уйнады: Кәшфиләр бакчасында бер генә сорт – лорх кына утыртыла, һәм ул ел саен чәйнек кадәр үсә, каерып салгач, бакчага якты җиз самоварлар таратып ташлагандай була.

Алты кыз, уйный-көлә, бәрәңге чүплиләр, Рәсимә – башкомандующий урынында, кияүләр аңа барысы да апа дип, сеңелләре исә төрлечә, исем белән дә, апа дип тә, дәү апа, алма апа дип тә дәшәләр. Рәсимәнең эштән бәхет булды. Сеңелләре генә шактый иркендә үстеләр. Рәсимәгә авыр еллар эләкте, кием-салым да такы-токы булды, ул үскәндә йорт җитештерү мәшәкате ничә ел гомерне алды. Беренче кыз булганлыктан, үзеннән соң килгән бөтен пычтыкны карау мәшәкате аңа эләкте, туганнан бирле печән әзерләү, бәрәңге чүпләү аннан башка эшләнмәде. Олы кыз булгач, әнисе аңа гел кырыс булды, Тависка эләккән җылы сүз Рәсимәгә эләкмәде. Өйдә бала-чага эшләгән бөтен шуклык өчен әнисеннән Рәсимәгә эләгә иде. Рәсимә чит кеше гаебе өчен җавап бирергә шулкадәр күнекте, бишенче класста укыгандамы икән, бервакыт шундый хәл булды.

Көзге кичтә, әтисе эштән кайтканда, капка төбендә елап, туңып беткән Рәсимәне күреп алды. Кызның теше тешкә бәрелә иде.

– Ни булды, кызым? – дип, Кәшфи аны кочаклап алды – балалар арасыннан Кәшфи монысын аеруча ярата иде. – Кем кыйнады, балам?

– Ю-у-ук, – дип үксеп үк елый башлады кызый, – юк, кыйнамады.

– Нәрсә булды соң?

– Минһаҗ абыйларның сыеры көтүдән кайтма-га-а-ан…

– Соң, кайтмаса?

– Әни мине тагын үтерә инде-е-е…

Кәшфи, майлы киеме белән кочаклап, аны өйгә алып керде.

Өмәгә мехкомбинатта эшләүче мут сеңел генә кайтмаган. Тавис эшкә катнашмый, ул сумкасын капка янындагы эскәмиягә куйган да, Шәмәрдән ягына узучы машина булмасмы дип, басу белән авыл арасында киләп салып йөри, ара-тирә бакчага кереп, кияүләргә акыл өйрәткәләп чыга. Кияүләрнең икесе югары белемле җитәкче, алары «Волга» белән генә кайта. Тагын икесе шулар кул астында ук эшләүче махсус урта белемле егетләр.

Тавис болар янында яшькә өлкән, ил-җир күргән кеше буларак сөйли:

– Һи-и, – ди ул, теш арасыннан черт итеп бер төкереп алгач, – дөньяны күрдек инде. Бервакыт, җәяүләп барып, көнендә Иске Кишетне әйләнеп кайттым (Иске Кишет болардан сигез чакрым ераклыкта гына, әмма кияүләр аны белми). Белдегезме шуны? Хәзер генә ул яшьләр иркәләнде. Сезнең арада күпме диссидент бар? Халыкара хәл буенча көн саен тегендә, мин эшләгән җирдә, иртән мине тыңлыйлар. Эшкә тотынганчы. Конвейерлар, стартёрлар, грейдерларны кабызганчы. Давай, диләр миңа, син күп беләсең, безгә аңлат. Нейтрон бомбасын эшлиләрме тегендә, океан артында или юкмы? А как же, мин әйтәм, шыпырт кына эшләп яталар аны. Җир астында эшлиләр. Потомушты космонавтлар күрә аны Америка өстеннән узганда. Хәзер шундый приборлар бар, мин әйтәм, космонавт өч йөз километр биеклектән шул бинокле белән карап, клеверга кунган бал кортының аягындагы йонын саный ала, дим. Милитаристларга каршы шулай көрәшмәсәң булмый. Алар нәрсәгә кирәк безгә, җыен девальвация, инфляция, демаркация жуликлары… Әнә безнең сверхзвуковой лайнерлар… Сез дә йөргән буласыз инде аспирантуралар яклап, диссертацияләр укып. Кулыгыздан бүтән эш килмәгәч. Чулак Абдул әйтәдерие, әнә эш юктан эш тапкан, ыштаныннан бет баккан, дип.

Төштән соң басуда, бакчаларда уен-көлке ишетелмәде, халык арыды. Тавис та сөйләшүеннән туктады, әтисенең мотоциклын чыгарып, шуны кабызды да, Колан Кырга барып кайтам дип чыгып китте. Китәр алдыннан, бакчадагы кияүләргә мыскыллы караш ташлап, әнисенә әйтте:

– Бу диссидентларны тәмле ашатам дип тавык-мазар суя күрмә тагын, – диде. – Белгән аларны. Барысы да марихуанистлар, хиббилар алар. Аларга тавык түгел, алабута күмәче дә ашатмас идем әле мин.

Баҗайлар берни ишетми уйный-көлә эшлиләр иде. Баҗайлар, кызлар, бәрәңгене кертеп бетергәч, ду-чат килеп юындылар, ашадылар-эчтеләр һәм, кәрзин, кәстрүл алып, урманга гөмбәгә кереп киттеләр. Рәсимә, әнисе белән бергә таба ризыгы пешерү өчен, йортта – мич янында матавыкланып калды.

Кич, эштән арып-талып, бәхетле Кәшфи дә кайткач, йортка ямь өстәлде. Баҗайлар хатыннары белән дүрт чират мунча чабынып чыктылар. Теге, үз «Волга»лары белән йөри торганнары, мунчага кергәнче холодильникны ачып, аннан тирләгән кара шешәле сыра, «Волга» багажнигын актарып, кипкән балык-фәләннәр тотып ук кереп киттеләр.

Йортта бәхет, мичтә шулпа өстәгән өчпочмак чыжлый, кияүләр, ыгы-зыгы килеп, рюмкалар тезә, телевизор шаулап сөйли иде. Тик Тавис кына кайтып җитмәде. Әти-әнисенең моңа эче пошты, әмма ап-ак майкалы, таза беләк-күкрәкле баҗайлар, ашап-эчеп утырганда, Тавис юклыгын сизмәделәр.

Кәшфи шыпырт кына урамга чыкты. Авыл авыр эштән соң тынып калган, урман артындагы таш юлдан узган йөк машиналарының гына үкереп үргә менгәне ишетелеп ала иде.

Бераздан арыган кияүләр, кызлар веранда, олы як, кече як, кухня якларга таралып йокыга талдылар.

Тик Кәшфи белән Асия генә, өсләренә җылы киемнәр киеп, капка төбендә төн уздырдылар.

…Иртәгесен аларның капкасын егерь Минһаҗ какты. Кәшфиләр болай да йокламый иде инде.

– Анда, – диде Минһаҗ, туры карамыйча гына, – теге каен төбендәге билчәнлектә синең мотоцикл ята. Торна каены янында, дим. Мин янына бармадым, кешесе дә шунда ята төсле.

…Тавис, бичара, күтәрелгән олы юлдан торна каенына таба кисәгрәк борылган икән. Башы белән каткакка туры килгән. Гәүдәсе мотоциклыннан дүрт-биш метр ераклыкта ята. Милиция, врачлар килмичә, кагылмаска булдылар. Ашыгудан барыбер файда юк иде.

Аның гәүдәсен район больницасына алып киттеләр. Организмында байтак алкоголь табылуы турындагы справканы Кәшфи берәүгә дә күрсәтмәде. Йөк машинасы кузовына Тависның мәетен салып кайтып төшкәндә, баҗайлар, тирән кабер казып, мул итеп ләхет алып куйганнар иде.

– Нигә ашыктыгыз? – диде Кәшфи караңгы, авыр чырай белән. – Бер көн булса да кунсын инде өйдә. Каберне аны күмәсе көнне генә казыйлар. Аның өчен чөнки…

Әмма баҗайларның дүшәмбе иртән эш урыннарында буласы бар иде.

Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4

Подняться наверх