Читать книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев - Страница 6

Исәнме, Кәшфи абый!
(Повесть)
VI

Оглавление

Октябрьнең урталарында Кәшфине Мәскәүгә механизаторларның Бөтенсоюз киңәшмәсенә җибәрделәр. Киңәшмә бик зур һәм абруйлы иде. Кәшфи, анда барганчы, ике алгы тешен куйдырмакчы булган иде – өлгермәде, һаман малай борчуы белән. Малай юкка гына, салган баштан Колан Кырдагы туганнан туган Габдерәүф кызы белән ямьсез конфликтка кергән иде. Тависның әнисе Габдерәүф белән бертуган югыйсә. Җырлый-бии торган ул кыз колхоз ашханәсендә аш пешерүче булып эшли иде, чиста ак куртка, ак колпак киеп кухняга, ашханәгә нур биреп йөри иде, әле шәһәрдән ГПТУ бетереп кайтканына ел да юк иде. Әнә шул кыз бервакыт авырып китеп Ташлытау больницасында ятып калды. Сайлау вакыты иде, Тавис, атка әтисен, әнисен, хатынын утыртып, Колан Кырга килде. Шунда әти-әнисен, хатынын авылга озатты да үзе буфет тирәсендә болганды, кем беләндер кибет тирәсен әйләнде. Шул арада, кызып китеп, зрәгә генә үзенең иң якын туганы турында ямьсез сүз сөйләп ташлады.

– Әнә безнең Габдерәүф абый кызын карагыз. Алай чибәрләнеп кенә йөреп булмый ул. Больницага нәрсәгә кереп чыкты дип беләсез? Һи-и-и… Имеш, гастрит. Булыр гастрит. Кызларныкын белгән инде аны. Өч көнлек гастрит ул, белдегезме шуны? Га-а-астр-иит…

Ямьсез сүз шул көнне үк гөнаһсыз кызга барып җитте.

Тавис әле шулай клуб тирәсендә болагайланып йөрисе иде, кинәт кенә йөрәге купты.

Колхоз идарәсеннән клубка таба Нәбиев килә икән. Әйе, сайлауга район вәкиле булып Нәбиев килгән дип кемдер сөйләгән иде, әмма Тавис моны аңламыйча гына, кайсы Нәбиев икәнен белмичә генә тыңлады. Баксаң, чын Нәбиев – Тависның йортын салганда күп ярдәм күрсәткән, әбисе ягыннан туганы, яңа өйнең түрендә утырачак Нәбиев икән. Әйе, йорт салынып беткәннән бирле күрелмәгән Нәбиев икән.

– Йөрәгем урыныннан төшеп китте дип торам. Колан Кырдан ничек чыгып киткәнне белмим. Ничә чакрым йөгергәнмендер. Тыным буылып үләм дип торам. Ярый әле арттан ат килеп җитте. Чулак Абдул авырып ята, өендә генә тавыш бирәсе икән. Сайлау комиссиясе аты. Шуңа утырып кына кайтып, кайткач бер стакан бырага салып, кеше булдым. Хатынга сөйләгән юк инде аны. Ул чүпрәк баш нәрсә белә, нәрсә аңлый ул. Хатын-кыз кешемени ул. Таиландта, Бирмада аларны хөкүмәт эшенә якын да китермиләр.

Ул көнне урамда гел Тавис кына сөйләде.

Һәм менә көз җиткәндә, аны Ташлытауга судка чакырдылар. Аш пешерүче кыз, нахак сүзгә бик гарьләнеп, аны судка биргән иде. Сайлау көнне шулай сөйләнгәнен ишеткәч, ул түзеп калган иде. Әмма җәй уртасында Тавис, Колан Кырга килеп, кибет алдында тагын шулай сөйләнеп торганына чыдый алмады – судка бирде.

Октябрь ахырында Кәшфи башкалага механизаторлар слётына китте.

Малай – Ташлытауга, судка.

…Башкаладагы җыелыш бик зурдан иде. Килгән кешеләргә искиткеч зур игътибар күрсәттеләр. Кәшфи монда кара куллы тракторчылар гына булыр дип уйлаган иде. Җыелыш барышында болар алдына чыгып космонавт та, композитор да, бер академик та сөйләде. Барысы да игенче хезмәтенең изгелеге, Кәшфи һөнәренең мактаулы икәнлеге турында сөйләделәр. Җыелышның беренче көнендә алар хөрмәтенә зур концерт бирелде.

Башкаланы карап, гостиницага җәяү кайттылар. Урамда тимер итеп туңдырган, чалт аяз салкын күктә чекерәеп йолдызлар яна. Салкын кырыс җил, зур йортлар арасында исәргә үзенә җай тапмыйча, өстән, баш өстеннән бәрә сыман иде. Башкала чиста, урамнар аяк тавышына зыңгылдап тора.

Гостиницага кайтып, соңгы хәбәрләрне тыңлаганда, Кәшфи сискәнеп китте, һава хәлен тапшыручы диктор «Волга-Вятка ягында кинәт суытты, салкынлык төнлә 20 градуска җитте, мондый түбән температура фәлән елдан бирле күзәтелгәне юк иде» дип әллә ниләр әйтеп бетерде. Кәшфинең йөрәге туктады: капка төбенә алып кайтып туктаткан тракторының радиаторыннан суны агызмаган иде ул. Әйе, ул аны карап бетерә алмады, Тавис килеп мотоциклын сорады. Судка чакыралар, диде. Шул борчу белән трактор каралмады. Аннан шул борчу белән трактор онытылды. Кәшфинең йокысы качты. Техника харап булды болай булгач, ә син монда алдынгы исәбеннән утырган бул…

Икенче көнне аларны, группаларга бүлеп, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә алып киттеләр. Кәшфи группасына авыл хуҗалыгы министры урынбасары җитәкчелек итә иде. Группа белән радио, телевидение һәм газета корреспондентлары да йөрде. Арадан берсе Кәшфидән интервью алмакчы иде – Кәшфи үтенечен әйтте дә салды: «Тракторым харап була, бездә суыткан», – диде. Бу сүзне министр ярдәмчесе дә ишетте һәм әһәмият бирде:

– Авылыгызда телефон бармы? – диде.

– Авылда юк, потомушто телефон линиясе, төп линия авыл кырыеннан уза, – диде Кәшфи. – Кайтыйм мин, – диде ул, еламсырап. – Хатынымны да бик сагындым. Балалардан башка бер көн торган кеше түгел мин…

– Авылдан еракмы? Төп линия?

– Ерак түгел, потомушто бер өч йөз, дүрт йөз метрлар булыр, – диде. – Кайтыйм мин. Хатынымны сагындым. Төпчек кызымны сагындым. – Аның күзләрендә яшь иде.

Корреспондентлар рәхәтләнеп елмаеп тыңладылар, Кәшфи сабый баладай дулкынлана, ашыга, каушый иде.

– Потомушто болай ул. Телефон булса, аны хатынга гына әйтәм мин. Минем хатын тракторның рәтен белә. Үз баласыдай карый ул аны. Потомушто трактор – кеше кебек нәзберек ул… Төпчек кызым йөткеребрәк калган иде. Потомушто…

…Кинәт кенә, нәкъ иртәнге 8 дә чылтыраган телефонга Таҗиева сискәнеп куйды. Әле кереп утырган иде генә югыйсә. Беренче телефон ничек булса, көне буе шулай була. Моны телефонлы кабинетта утырган кешеләр генә белә.

– Әйе, тыңлыйм, исәнмесез.

– Мәскәүдән, элемтә министры. Исәнмесез!

– Ә? Кем дисез? Шаярмыйча гына…

– Мәскәүдән! Элемтә министры!

Таҗиева тын ала алмыйча торды. Дөп-дөп йөрәге тибә, трубкада ерак дулкыннар ысылдый иде.

– Сез – элемтә бүлеге начальнигымы?

– Әйе, мин – элемтә бүлеге начальнигы Таҗиева. Тыңлыйм сезне.

– Сез нәрсә, әллә армия узган кешеме?

– Әйе, мин элемтә гаскәрләре кече сержанты. Фронтны уздым.

– Иптәш кече сержант! Приказны тыңлагыз. Генерал сөйли. Сезнең районда Гәр Хутор дигән населённый пункт бар. Шул пункттан 375 метр төньяктарак магистраль линия уза. Шул пунктта яшәүче ике орденлы механизатор Габделбарыевның өенә точка куясыз. Срок – 12 сәгать. Кичен үзем тикшерәм. Сораулар бармы?

– Аңлашылды.

– Хушыгыз.

Таҗиева – «Яңа юл» идарәсенә, Ахиярга:

– Саумысыз, иптәш Гарәфиев. Әйе, мин Таҗиева. Нәрсә сез анда, понимаете ли, кеше азындырасыз? Беләсезме, сезнең передовигыгыз нәрсә таләп итә анда?

Һәм ул хәлне сөйләп бирде. Ахияр игътибар белән тыңлады. Тыңлап бетергәч әйтте:

– Ялгышасыз, иптәш Таҗиева, Габделбарыев үзе өчен бер энә дә сорый торган кеше түгел. Монда бер хикмәт бардыр. Әмма без бит хәзер приказ үтәргә тиештер? Килеп җитегез, билгеле. Машина җибәримме?

Районнан килеп төшкән элемтәчеләр бригадасы багана урыннарын күрсәттеләр һәм магистраль линия белән Гәр Хутор арасында алты-җиде җирдә ут яктылар. Җир туңын шулай гына җебетеп була иде. Тракторлар бүрәнә тарттырдылар, берәүләр аны чистартып каезлады, автокран яңа баганаларны казылып яткан чокыр урыннарына җайлады, өч егет тимерчыбык бухталарын сүтеп, кыр буйлап сузды.

Кыр тулы ирләр иде, кызык өчен килүчеләр дә булды. Аучы Җәгъфәр хатынына бер казан ит пешерергә кушылды, кладовщик машина белән алар йортыннан әллә ничә әйләнде.

Көзнең кыска көнен караңгы алганда, Кәшфи өенең түрендә, тегү машинасы куелган зур өстәлдә, кара эбонит телефон аппараты тора, һәм бу аппарат әллә кая тоташкан булуы белән үзенә әллә никадәр серлелек, куркыныч серлелек җыйган иде.

Таҗиева ашыгыч рәвештә район үзәгенә китеп барды. Ахияр исә Кәшфи өендә утырып калды. Телефонисткалар белән әллә ничә тапкыр сөйләшеп тикшерелгән булса да, Таҗиева, кайтып керүгә, Кәшфиләр өенә чылтыратты. Трубкада Ахияр иде. Шаярышып сөйләшеп алдылар:

– Ало, как меня слышите? Приём.

– Слышу вас хорошо. Я – Сокол. Приём.

– Ну, ярый, иптәш Гарәфиев, рәхмәт сезгә. Выручать иттегез.

– Нигә рәхмәт? Кәшфи – безнеке.

– Ярый, хушыгыз. Мин бер-ике сәгать утырам әле.

Таҗиева контрольдә калды. Озак көтте. Телефонистка кызларга да аеруча игътибарлы булырга кушылды, һәм менә кичке унда Казаннан звонок: Мәскәү!

Таҗиева параллель тоташты һәм тагын йөрәк тибешен ишетә башлады. Мәскәүдән гаҗәеп якын, үз тавышы белән бер кыз дәште:

– Говорите…

Таҗиева һаман тын алмаган иде әле. Линиядә тагын кытырдау. Тамак кырган тавыш һәм, ниһаять, – Кәшфи:

– Алю, алю! Асия, синме?

– Әлү, әлү. Мин, мин, Кәшфи.

– Алю, Асия! Радиаторда су калган минем.

– Мин аны шул көнне үк агыздым.

– Шулаймыни? Ярый, хуш! Аның өчен чөнки – трактор ул… Ярый, хуш. Тәслимәнең температурасы төштеме? Аның өчен…

– Кончили? – Теге ягымлы тавыштан соң линия тынып калды.

…Кәшфи күргәзмәдән медаль алып кайтты. Бер атна узганда, СССР элемтә министрлыгыннан Таҗиева исеменә рәхмәт кәгазе килеп төште.

Ул көнне Ташлытау район халык судыннан Тавис Габделбарыев исеменә дә извещение килеп төште: район халык суды утырышының фәлән көндә чыгарылган карары нигезендә, фәлән статья нигезендә, җитмеш сум штрафны фәлән расчётный счётка күчерергә. Срогы – фәлән…

Мәскәүдән кайткан әтисе янына Тавис акча сорарга килде.

Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4

Подняться наверх