Читать книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев - Страница 4
Исәнме, Кәшфи абый!
(Повесть)
IV
ОглавлениеКәшфи 1944 елның ахырында ук кайткан, теге ярасыннан соң әле тагын бер яраланган – ни хикмәт – пуля шул ук аякның шул ук урыныннан ит умырып узган икән. Моны очрашып Ахиярга сөйләгәндә икесе дә көлештеләр. Кәшфи бу хәлне үзенчә аңлатмакчы булып карады:
– Аның өчен чөнки, болай ул, старшина. Бер эләккән урынга пуля и һәм дә снаряд сколкысы…
Әмма юньләп аңлата алмады, Венадан кайткан Ахияр солдатның күчтәнәче яхшук башына киткән иде. Кәшфи инде дөбердәтеп тракторында эшли, һәм йортта ипи салалар икән.
Кәшфи – һаман Кәшфи! Юләр! Сугышка беренче тапкыр кергәндә, боларның колоннасын фашист авиациясе бомбага тоткан. Кәшфи шунда, җир һәм күкнең ут белән тоташканын күреп, ниндидер мизгелдә куркудан аңын югалтып алган һәм нәзер әйтеп ташлаган: «Бу сугыштан исән-сау кайтсам, сыерны суеп, бөтен авыл халкына аш уздырыр идем», – дигән.
Кайткач, бу нәзерен әти-әнисенә сөйләгән. Габделбарый абзый каршы торган: ничек инде тиктәскә, карап торып сыерыңны суясың? Сыер хәтле сыер бит ул! Әнә узган кыш тик торганда Чулак Абдулның бура хәтле сыеры зыянлады. Ничә бала ач калдылар. Ә монда – тап-таза сыерны!
Ләкин Шәмсениса түти диндар кеше, каты торды, бозавы кала, бер-ике елга түзәрбез, баланы нәзере тотарга мөмкин, диде. Кәшфи һаман да бала иде әле, һәм сыерны корбан аена туры китереп суйдылар. Шәмсениса түтинең таләбе буенча, корбан чалганда, Габделбарый агай абзар артында ярым кычкырып азан әйтте. Нэп елларында аз-маз «Күл буе» мәчетенә йөргәләгән иде, шул вакытта ишеткәләгән азанны ватып-җимереп хәтерендә яңартты. Кулларын колакларына күтәрде дә кыйблага карады:
– Сөбханалла, сөбханалла, әшһәде әллә иләһә илляАллаһ! Вә әшһәде әннә Мөхәммәде рәсулул-ла-а-һ!
Чулак Абдул белән ике ир нәкъ шул вакытта абзар артындагы саламга Акбашны гөрселдәтеп ектылар. Акбашның соңгы тавышы Габделбарый абзыйның соңгы авазы белән бер булып яңгырады:
– Ым-му-а-аһ!
Азанын тәмамлаганда, Габделбарый абзый елый иде.
– Хәййә галь-әс-сала-аһ!
Ул көнне бөтен Гәр Хутор халкы, Кәшфине мактап, ике чиләк сөтле Акбаш белән Габделбарый абзый һәм Шәмсениса түтине кызганып, туйганчы ит ашады.
Шәмсениса түти бөтен авыл хатыннарына ул кичне китап сөйләде. Кәшфи дә керә-чыга моны тыңлап йөрде. Бу тантаналы хәлләрнең барысы да Кәшфи исән кайту хөрмәтенә иде.
«Хәзрәте Гайсә тууыннан алты йөз дә тугызынчы сәнә унтугызынчы рамазан көне Хора тавында гыйбадәт кыйлып торган вакытында хәзрәте Җәбраиль «Әкъраи» сүрәсене ирешдерде. Мөхәммәтгали Аллаһы-сали-гассәламгә бу эш беренче мәртәбә булганлыктан, хәзрәте Хәдичәгә кайтып сөйләде. Хәзрәте Хәдичә хәзрәте Мөхәммәдкә пәйгамбәрлек килүен көткәнлекдән, һәм аның шундый бер олуг зат булуын аңлаганлыктан, зур шадлык белән каршы алып, иман китерде. Шул көндүк Әбүбәкер вә башка берничә адәм иман әйтделәр».
Кәшфи кич буе урамда капкадан капкага йөрде.
– Сыер – трактор түгел ул. Әнә теге елны Мәтәскә Гаптерие тракторны да текә ярдан очыртты. И һәм шуның белән сырамга калды. Аның өчен чөнки, сыер – була да, бетә дә ул. Ә трактор и һәм дә техника – бик кыйммәт әйбер ул…