Читать книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев - Страница 18

Бәхилләшү
(Роман)
III

Оглавление

Иртә торып тышка чыксам,

Сөяләм баганага;

Нишләтермен бу башымны,

Әйләнсә диванага?


Халык җыры

…Трамвай бик озак барды, яшь кыз – тәҗрибәсез, һәр кызыл утка көйләп килә дә туктый, килә дә туктый. Карт-коры (иртәнге ун белән унике арасында шәһәр транспорты – картларныкы) трамвай туктап озаграк торса, йөткеренә башлый. Димәк, мондый коры йөткерү һич тә суык тиюдән яки авырудан түгел, бары тик нервлар эшчәнлеге генә. Ә трамвай гел туктады, гел көтте. Бераздан Энҗе үзенең дә йөткергәләп алуын сизде. Үзе белми дә икән. Шәһәр транспорты кеше характерын өйрәнер өчен искиткеч мәйдан, лаборатория. Энҗе соңгы ике елда, социологлар группасында йөреп, «дөньяны өйрәнде». Шуннан бирле һәр кешегә ул бары тик «гыйльми материал» дип кенә карый башлады. Үзе моннан читенсенә, кешегә алай карарга ярамаганлыгын белә, ләкин – ни хәл итәсең? Йә, кызык түгелмени? Синең белән берәү трамвай эчендә кысылып, сыңар аягына басып бара, газаплана, аның үткен почмаклы портфеле синең тез астыңны каезлый – икеңә дә читен. Асылынып барасың, кулъяулыгыңны кесәдән алып борын сөртерлек тә мөмкинлек юк. Ләкин шул вакытта синең янда гына бер урын бушый – төшәр вакыты җиткәч кенә, бер яшь егет яки кыз олы кешегә урын тәкъдим итә, «ихтирамлы кеше» булып вагоннан чыга. Ә теге синең тез астыңны портфель белән кыргычлаган юан гәүдәле абзый (яки авыр хуҗалык сумкасы күтәргән апа) теге урынга ларыс итеп утыруга (трамвай иңеп ала!) сумкасын яки кесәсен актарып талон ала да сыңар аякта басып, сыңар кул белән тотынып-асылынып барганда сиңа талон бирә. Бер янчык ихтирамлы сүз сибә:

– Можно вас попросить, будьте добры, пожалуйста, пробейте, если не трудно, один талончик!

Син газапланасың, бөтереләсең, сөрлегәсең, ә ул рәхәтләнеп тәрәзәдән карап бара. Казан шәһәренең пассажиры шулай, бары тик шулай гына.

Бүген исә трамвай эчендә өстәмә мәшәкать тә бар иде. Социолог буларак, Энҗе андый категориягә керүчеләрне дә белә: публикага речь сөйләүче бер ир. Гадәттә, мондый категория кешеләре алтмышны узган пенсионерлар була. Эш юк, оныкларны моңа тапшырмаганнар, ә энергия әле бар – менә ул кызып алган да трамвайга кергән, сөйләшәсе килә. Сүз сөйләү өчен аудитория кирәк, өендә аны тыңлап тормаячаклар, белгән инде! Тротуарда кеше туктап тормый, иң җайлы аудитория – трамвай! Бүген шундый лектор туры килде. Куе чия драп пальто кигән, изү чишек, башында алтмышынчы елларда модага кереп чыккан яшел велюр эшләпә, анысын да, пальтосын да көя ермачлаган, иптәшнең күзләр елтырый, бит-муеннар кызыл, сөйләшәсе килә…

Алга килеп баскан да кергән бер кешене игътибар күрсәтеп каршы ала, сүгенми, ялгыш сүз сөйләми.

– Менә, менә монда узыгыз, иптәш инвалид! Менә урын бар. Вәт шулай. Ә шту сез? Ул бит Ватан өчен кан койган! Ну безнең халык та күрде инде ул елларда! Безме? – Ул борылып артка таба карый. – Безме? Һи-и, ул елларда…

Тукталышта алгы ишектән өлкән яшьтәге бер ир керә: калын күзлекле, мәһабәт борынлы, зур портфель тоткан. Һичшиксез, профессор, йә булмаса консерваториядә фәлән класс алып баручы. Теге лектор исә моңа да игътибар бирә:

– Иптәш яһүд, монда таба узыгыз, менә бу яшь иптәш сезгә урын бирә хәзер. Һи-и, безнең яшьләрме! Безнең яшьләр БАМ төзи, КамАЗ төзи, җәяүләп чаңгыда Төньяк полюска бара. Тормыш бик шәп бит хәзер. Менә мин үзем сиксән алты сум алам пенсияне. Кая куйыйм мин аны? Әйдә, гражданнар, чыгучыга юл бирегез. Иптәш негр, сезгә алдагы тукталышта төшәргә. Шту сез? Безнең университетта кемнәр генә укымый хәзер…

– Ә, әйдә, әйдә, агай-эне, менә яшь иптәш сиңа урын бирә. Уз, дим, уз монда таба! Иптәш алкоголик! Менә яшь иптәш сиңа урын бирә. Ә шту сез? Ул бит законнар катыланганчы ук эчә башлаган. Аерып карый белергә кирәк. Ул бит сугышмый, бәйләнми. Иптәш алкоголик, менә монда утырыгыз. Дифференциация кирәк… – Халык көлеште. Вагон эчендә көлмәгән өч кеше булса, шуларның берсе – Энҗе, икенчесе олыгаеп юанайган Хәерниса иде. Өченчесе?

Ике малайның олысы төзәтү лагереннан алдарак кайтты. Каядыр база тирәсенәме йөкче булып урнашты да озак та үтми өйләнеп тә куйды. Үз йортларында әнисе белән икәүләп тыныч кына яшәп ятучы, инде бер тапкыр кияүгә барып кайткан склад мөдире Феня (йә Фәниядер инде чынысы) буйлы, чибәр, ләкин ак чырайлы ябык Әхтәмҗанны бер атна эчендә үз кулына алды. Феня үткен, Әхтәмҗан исә бик басынкы иде. Атна үткәндә, ул инде Жорага әйләндерелеп, загска гариза язылган иде. Тик… Юаш Жораның алга таба тормыш корып хуҗалык итәргә бер дә исәбе юк икән. Нагорный посёлогындагы ак кирпеч йорт, бакча, мунча, өйгә кергән су, йөз башка бетмәс бройлер – аны берсе дә кызыктырмады. Феня белән әнисенә шушы хуҗалыкка ышанычлы бер хуҗа кирәк иде. Жораның исә бар белгәне эчү булды. Бер елдан энесе дә кайтты, абыйсы йортына килде – рәвешен күрде дә авылына әнисе янына кайтып китте, анысы акыл алып чыккан икән, өч-дүрт көн ял иткәч, туп-туры Уренгой – Помары трассасына китеп барды һәм шунда төпләнеп урнашты да. Әмма да килеп Әхтәмҗан – Жора инде… Феня аны ике тапкыр гына ЛТПга да салып карады – юк, егет үзен кулга алырга теләмәде. Ниһаять, Феня аны, төзәлгәч кайтып керерсең дип, өеннән куды. Жора яңадан Әхтәмҗанга әйләнде дә (хәер, «җан» инде бөтенләйгә төшеп калган иде), Энҗе апасына күренергә оялып, әнисе авылына кайтып китте. Кешеләр аны күзәттеләр: нечкә, үтә күренмәле хәлсез куллар, тән тиресе саргылт, күзләрдә май беткән. Сөйләшкән вакытта күз карашлары катнашмый, күзләр аерым яши.

Хәерниса башта гел елады.

– Монысы бигрәк кызганыч, җаныкаем, – дип, яшь түкте, кием-салымын карады, акча биргәләде. Дөрес, Әхтәм әнисеннән акча өмет итми иде: эчү мәсьәләсендә ул шулкадәр талымсыз, җайлы кеше икән – рәттән барысын да эчте. Каяндыр килгән лосьонны да (Энҗе калдырып киткәндер инде), шампуньны да эчте, әтисе Сәмигулла заманыннан ук сакланган «Кара-Ново» одеколонын да ялт итте, мунча тәрәзәсе төбендәге теш порошогы, пасталар да юкка чыкты. Кибеткә тирләүгә каршы бер сум ун тиенлек бер сыеклык кайткан иде – аңа рәхәтләнде, бераздан «Зубной элексир»га күчте, аннан көя даруына.

Антимоль сиптерә торган итеп эшләнгән иде, Хәерниса бервакыт мунча алдының ярыгыннан карап торды: Әхтәм мунча артына чыкты да кесәсеннән бер кадак алып антимольнең астын тиште, стаканга чыжылдап аксыл бер сыеклык акты. Як-ягына карангалап алгач, малай стаканны әйләндереп куйды да дару савытын бәрәңге сабагы арасына ыргытты. Аннан ишегалдында әнисе белән бераз сөйләшеп утырды. Бичара, беткән. Хәйләкәр үзе, ә беткән. Гел алдый, гел үз ягына алдый. Кичке якта ул кинәт кенә торып аръякка кибеткә чыгып китте.

– Борис Фёдорович килгән, шуны күрәсем бар, – диде.

Хәерниса баш ватты – кем икән бу урыс?

Кичен шактый кызып кайтып керде. Иртәгесен кибетче кыз сөйләде:

– Үләм, җаным, Хәерниса апа. «БФ» кләе кайткан иде кичә, шуны әллә ничәне алды. Суга болгатып шуның кләен аерып алып, сыеклыгын эчә икән, – диде.

Бер-ике көннән малай тагын алдады:

– Әни, өч кенә сум акча биреп тор, Бакудан Әдһәм исемле бер дустым килгән, тегендә бергә булган идек, – диде. Өчлек юк иде, әнисе биш сум бирде.

Малай төнгә тагын кызмача кайтты. Иртәгесен кибетче кыз сөйләде:

– Карар чыкты бит, Хәерниса апа. Авыл кибетләрендә эчемлекне бетерәбез. Складта калган бер ящик «Агдам» бар иде, кичә шуны саттым. Сезнеке шатланды да инде – ике шешә алды…

Ял итеп ятучы академикмыни – шәһәрдән әллә кемнәр килә үзенә. Ике тапкыр ике кеше килеп тапты аны. Мунча баскычына утырып озак сөйләшәләр, тәмәке кабалар, ашарга да кермичә китеп баралар. Әхтәм үзе боларның кем икәне турында әнисенә бер сүз дә әйтми, ләкин аңлашыла инде – тегеннән болар, тегеннән. Алар киткәч, Әхтәм ике-өч көн буе ашамый-эчми, баш астына кулларын куеп, мунча өйалдындагы сәкедә көннәр буе ята, беркем белән аралашмый.

Тик күршеләр генә актив.

«Шайкада булган ул, – диләр. – Аңа, иреккә чыкканда, тегендәге башлыклары задание биреп чыгарган. Бу шуны үтәми икән. Соңгы килүләрендә әйткәннәр: фәлән вакытка кадәр шуны үтәмәсәң, җыештырабыз, дигәннәр…» Ул шикле кешеләр, ахрысы, шәһәрдә Феня янына да килеп киткәннәр. Менә беркөнне, Энҗегә ияреп, авылга Феня да кайтып төште. Әхтәмнең каяндыр, нәрсәдер табып эчкәнен белүче юк иде, әмма алар кайткан көнне Жора ләх иде.

Йортта өч хатын төн буе киңәштеләр. Иртәгесен колхоз автобусын белештеләр, Хәернисаның йорт-җирен, вак-төяк кош-кортын Исламгалиләргә ышандырып, Әхтәм-Жораны шәһәргә алып киттеләр.

Төнлә әнисенең өендә Энҗе болай сөйләгән иде:

– Моны гадәти медицина ала алмый, әни. Мин бер психиатр белән сөйләштем. Ул тәҗрибә уздырып карарга булды. Ләкин бу – фәнни ысул түгел. Моның методикасы эшләнмәгән, һәм ул метод әле дөресме икән?.. Монда безнең югалтыр әйбер юк, бу малай барыбер беткән, әйдә шуны эшләп карыйк әле… Тик бу турыда кешегә сөйлисе түгел. Теге докторның харап булуы бар.

…Юка, үтә күренмәле, аксыл чырайлы Әхтәмне ялтыравыклы ак буяу белән буялган, елкылдап торган җиз тоткалы биек ишекне ачып, биек түшәмле мәһабәт бер бүлмәгә керттеләр. Кырып эшләнгән юан аяклы зур калын өстәл янында башына зур ак колпак кигән, ак халатының җиңнәрен сызганып, йонлы беләкләрен өстәлгә салган, таза борынына төшереп калын кырыйлы күзлек кигән олы ир утыра иде. Әхтәмгә күтәрелеп карамыйча гына, кул хәрәкәте белән утырырга кушты, үзе берөзлексез кәгазь актарды, ниләрдер укыды. Әхтәмнең борыны йомшады, муены тирләп китте. Теге һаман дәшмәде. Шундый зур борын, йонлы таза беләкләр белән нүжәли врач булып була икән?

– Тэк, тэ-кс… – Йа Хода, тавышы да калын икән! Әхтәмне инде бөтенләй курку басты. – Ну, что ж… Менә миңа монда ике гариза килеп керде. Синең өстән. Тэк-с. Ну?

– Н-нинд-ди? – дип чак әйтә алды Әхтәм. – К-кем-нәр язган?

– Нинди, нинди… – Тавыш тагы да калынайды. – Кемнәр язган… Язганнар менә.

– Н-нәрсә дип? – Әхтәмнең иреннәре калтырый иде. Тегенең тавыш тагы да көчәйде.

– Менә нәрсә дип: «Мин, Фәлән Фәләнева, аның хатыны, сездән үтенәм: бу кеше миңа кирәк түгел. Бу кеше безнең җәмгыятькә дә кирәк түгел. Җир йөзендә моны яшәтүдән файда юк. Сез моңа берәр төрле укол бирегез».

Әхтәмнең тамагы кипте. Шулвакыт ул доктор өстәлендә тәгәрәп яткан зур бер шприц күрде. Коточкыч! Тегендә вакытта аларны бер совхозда эшләткәннәр иде. Шунда ул нәсел үгезенең муенына укол кадаганнарын күргән иде: сыеклыгы йөз грамм булгандыр. Үгез шунда, муенына шартлатып энә тыкканда, чайкалып киткән иде. Ә монда! Шприц савытына бер стакан сыеклык керәдер! Моның белән дару түгел, квас җибәрсәләр дә үләрсең!

Ул арада тукмак борын икенче бер кәгазьне укый башлады. Әхтәмнең күз алларында әллә ниткән ак болытлар йөзеп йөри, доктор да аңа инде кеше булып түгел, нәкъ Алланың үзе булып күренә, Алланы ул балачактан ук шундый ак халатлы, күзлекле була дип күз алдына китерә иде.

– Ә менә монысы – әниеңнән. «Мин, Фәлән Фәләнева… Тэк-с… әнисе… сездән үтенәм шул хакта: минем улым Әхтәмҗан Сәмигулла улы… гел эчә. Ул инде төзәлә алмый. Аңа бу дөньяда яшәүдән бер мәгънә дә юк. Шуңа күрә аңа берәр… – доктор өстәлендәге беләк юанлыгы шприцка карап алды, – аңа берәр төрле укол биреп…»

Әхтәм аңын югалта башлады. Ул арада дырык итеп биек ак ишекләр ике якка таба ачылып китте дә, дөбер-шатыр килеп, дүрт таза ир ишек тирәсен тутырды, бәрелә-сугыла зур, таза носилка алып кереп, идәнгә куйдылар. Барысы да ак халаттан, ак колпактан, барысы да җиңнәрен сызганган һәм таза беләкле иде.

«Студентлар, медиклар, – дип уйлап алды аңына килеп Әхтәм. – Мине алырга килгәннәр. Ну болар имансыз халык инде. Әллә чыгып качаргамы?»

– Йә, доктор, әзерме? – диде егетләрнең берсе. Аннан, ак урындыкта агарып утырган Әхтәмне күреп: – Ник, сез бит безгә нәкъ ун тулып ноль-нольдә керергә куштыгыз? – дип, докторга сораулы караш ташлады.

– Хәзергә чыгып торыгыз. Өч минуттан керерсез, – диде доктор, папканы ябып һәм шприцны кулына алып. Таза егетләр сөрлегеп чыгып киттеләр. Доктор урыныннан торды.

– Ну, тэк-с, молодой человек, – диде ул, бармак башларын спиртлы мамык белән сөртеп. – Мин аңладым. Сезнең кеше төсле итеп аек баш белән бу дөньяда яшисегез килми икән. Менә сезнең иң якын кешеләрегез сездән баш тарткан. Бер оешмадан да сезне сорап бер кәгазь дә юк. Димәк, сез берәүгә дә кирәк түгел. Шулай булгач, без нишлибез? – Ул, Әхтәм янына килеп, аның уң беләген сызгандыра башлады. Шприц эченә әле сыеклык салынмаган иде. Доктор ашыкмыйча гына барып ак шкафны ачты. Шкаф эче тулы склянка, ампула иде. Үзе сөйләнде:

– Шулай булгач, шулай булгач… – Үзе борын эченнән генә көйләде:

А жене скажи

Слово прощальное,

Передай кольцо

Обручальное.


Шулчак ишектә тагын теге егетләр күренде. Идәндә, ыржаеп, адәм гәүдәсе көтеп, теге носилка тора иде:

– Йә, доктор, әзерме? Тизрәк булсагыз иде. Безнең теге палатадан бер авыруны машинага озатасы бар. Баш врач әйтте, тиз булсын, диде.

Шулай диделәр дә ишекне яптылар, ә доктор шприцына сыеклык суырта иде, үзе һаман борын эченнән шыңшыды:

Напрасно старушка ждёт сына домой,

Ей скажут – она зарыдает.


Шулвакыт Әхтәмнең тын юлы ачылып китте.

– Юк! Юк! – дип шырыйлап кычкырды ул. – Юк! Минем яшисем килә! Мин моннан соң грамм да эчмим! Минем якты дөньяда сезнең кебек яшисем килә!

Биек ишек тагын ачылды, һәм, тыгылышып, тагын теге егетләр керделәр. Тегесе, сөйләшә торганы, әйтте:

– Доктор, баш врач сездән риза түгеллеген белдерергә кушты. Кая, ник сузасыз? Үзебез ярдәм итикме? – Ул Әхтәмнең беләгенә килеп кагылды.

Әхтәм исә, дер калтырап, чын йөрәктән елый иде.

– Доктор! Зинһар, дим! Доктор абый! Абый җаным! Миңа яшәргә рөхсәт итегез! Чәчем белән җир себерәчәкмен! Теге гаризаларны ертыгыз! Мин – кирәк әле, кирәк кешеләргә…

Ул аңын җуйгандай итте.

Аңына килгәндә, беренче тойгысы шул булды: җылы, йомшак кул аның иягеннән тоткан да авызына стаканнан салкын су коя иде. Стаканнан хлороформ исе килә. Хатыны Феня икән. Ә олы борынлы доктор, йомшак елмаеп, Феняга нидер сөйли. Әһә, болай дип сөйли икән:

– Менә, ханым, мин сезнең гаризаларыгызны ертып урнага ташладым. Бу егет башкача бер грамм да авызына алмаячак. Сезнең бәхет басты: бу – менә дигән ир, хуҗа булачак. Тик берәр елга кадәр балага узмый торырга киңәш бирер идем. Аның организмы алкоголь белән бик тузган. Аңа ял кирәк. Бәлки, берәр айга авылга җибәреп торырсыз?

…Әхтәм август аен авылда уздырды. Әнисенә печән әзерләште, бәрәңге бакчасында колорадо коңгызын җыйды, тавык кетәклеген ремонтлады, бакча капкасының баганасын яңартты. Аз сөйләште, эчү темасына кагылучылар булган җирдән тиз генә читкә тайпыла иде. Феня һәр шимбәдә, шәһәр күчтәнәче төяп, авылга кайтып йөрде, шатлыгына чик-чама булмады, кайтуга җырлый-җырлый су китерә, дуылдатып идән юа, мунча яга, парлап мунча керәләр. Йортта гел шатлык иде. Тик ире генә бер тапкыр да елмаймады, карусыз гына эшләде дә йөрде.

Ай чамасы үтте, бу атна ахырында Феня кайтып аны инде шәһәргә үз янына алып китәргә тиеш иде, Хәерниса җиңги, авыр сулаштыргалап, төенчекләр әзерли башлады. Әхтәм киткәч, бик күңелсез булачак инде аңа.

Тик Әхтәм шәһәргә Фенясы янына китә алмады. Атнакич көнне ул кичтән юкка чыкты. Җомга көн төш вакытына кадәр Хәерниса җиңги авыл буйлап сорашып йөрде, йөрәген шөбһә алды: әллә, Ходаем, тагын тегеннән тегеләр кайтып киткәнме? Җитмәсә, нәкъ ул югалган кичтә телевизордан Шукшинның «Кызыл балан» дигән фильмын күрсәткәннәр иде. Хәернисаның йөрәге парә-парә килеп телгәләнде аны караганда. Йа Хода, нишләргә? Ни булды икән? Тегеләр кайтып берәр хәл эшләмәделәрме икән?

Җомга көн төш вакытында күрше Исламгали хатыны Рәшидә аны үз коймалары янына чакырып алды.

Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4

Подняться наверх