Читать книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев - Страница 7

Исәнме, Кәшфи абый!
(Повесть)
VII

Оглавление

Габделбарый абзый әйтә иде, мәрхүм:

– Әйт тыңлаганга, сук елаганга… – Белеп әйткән икән.

Хәер, Өчиледән Люциянең әнисе дә әйтте:

– Тиле белән, – диде, – тапма да, бүлешмә дә…

Бу дөньяда гел халык мәкале буенча гына яшәрлек.

Ахияр Гәр Хуторга соң гына килде. Өйләрнең берсендә генә, урманга терәп салынган Тавис өендә генә ут бар иде. Ахияр ияләнгән: бернинди кисәтүсез-нисез чоланга узды, аннан зур өйнең беренче ягына керде. Люция савыт-саба юып йөри, Тавис күренми иде.

– Сеңлем, нихәл, теге титарай кайда? – диде Ахияр.

Люция, шешенгән күзләрен Ахиярдан яшереп, йортның эчке ягына ишарә ясады. Ахияр түргә узды, ишек янындагы включательне чама белән эзләп тапты. Болын кадәр өйнең түшәменә көндезге яктылык бирә торган озын трубкалар куелган иде. Түрдә, никельле, сыгылмалы зур караватта, Тавис йоклап ята иде. Ахияр башта аптырабрак калды: карават башына терәп зур ястык салынган. Зур ястык астында – зур мамык түшәк. Панцирь уртадан иңгән. Тавис шулай итеп утырып йоклый икән. Ахияр тупас кына аңа дәште:

– Тавис, тор әле, сөйләшәсе бар, – диде.

Люция керде.

– Ахияр абый, маташмагыз, файдасы юк, – диде. – Нарат яфрак ярырга мөмкин, әмма каен ылыс бирмәячәк. Мин барысын да хәл иттем инде. Менә ял алган көнне үк китәм.

Борылып чыгып китәр алдыннан тагын әйтте:

– Моның белән сөйләштең ни, сөйләшмәдең ни. Безнең авылда андый кешене мунча ташы дип йөриләр: әйткәндә – аңламый, сүккәндә – еламый.

Тавис, әлбәттә, йокламый, тыңлап ята иде.

– Тор әле, сөйләшәсе бар.

Тавис күзен ачты. Ахиярны танымый торган булды.

– Тор әле. Чыгыйк әле. Син нәрсә, әллә инде ятып йоклау дигән нәрсәне дә оныттыңмы? Әнә шул утырып йоклау харап итә инде сине. Башыңдагы кан, беләсеңме, кая җыела? Әнә шуңа күрә бөтен эшең дә шул төш белән эшләнә инде синең…

Тавис торды, йокыдан айныган булды, киерелде. Эш буенча председательнең аңа бер дәгъвасы да юк иде. Һәр Ходай бирмеш көнне Тавис иртүк атын җигә дә фермага китә. Эшкә карусыз, бригадир аның теге-бу эшне өзгәнен, каршы килгәнен белми.

Чоландагы эскәмиягә чыгып утыргач, Тавис тәмәке кабызды.

– Юкка килгәнсез, – диде ул Ахиярга. – Хатынга мин хуҗа. Сез анысына председатель түгел.

– Тукта әле…

– Туктыйсы-нитәсе юк. Мин озын сүзле кеше түгел. Мин көненә ике генә тапкыр сөйләшәм: драстуй, досвидәния. Минеке шуның белән бетте. – Ул урыныннан сикереп торды, утлы тәмәкесен ачу белән идәнгә ыргытты.

– Нигә ун чакрым җирне бергә кайтканнар алар беркөнне хезмәт укытучысы белән? Урман эчен ник бергә чыгалар алар? Үзегез уйлап карагыз! Ник сөт машинасына утырмаганнар алар, ә? Имеш, машина газы килешми! Тегеннән аерылмас өчен әйткән ул аны. Мин аның йөрәген кисәм әле, ул хезмәт укытучысының, йортына ут төртәм мин аның. Керосин сибеп. Тычкан балалары кебек ояларында кайнап янсыннар шунда. Мин аның йөрәген кисәм әле… Хиросима ясыйм әле мин аларга.

Ахияр, бернигә ирешә алмыйча, кайтып китте. Чыгып китәр алдыннан гына йөрәк ачысы белән әйтте:

– Егет кеше шул армияләрдә булып, хәрби хезмәтне күреп кайтсын икән, – диде.

Кәшфиләрнең дә өендә ут яна иде. «Малай ике нигезне дә дер селкетеп алган икән» дип уйлады Ахияр.

Люция шул атнада ук кайтып китте. Колхоз машинасына утырып килгән әнисе, әйберләрне төяп бетергәч, бәләкәй Алсуны алып, кабинага кереп утырды, Люция кузовка урнашты. Тавис исерек иде, чоланга сөялеп, тәмәке тартты. Машина кузгалыр алдыннан әби кеше, Тависка карап:

– Ишегалдыңа бәбкә үләне үссен иде, – дип нәрсәдер укынды. Моны Тавис та, шофёр да аңламадылар. Урамга чыкканда, әби кеше искергән зур урыс капкага сеңеп торган сыек гәүдәле берәүне шәйләп алды. Йөзен чытып, шофёрга борылды.

– Әнә теге юньсез генә харап итте баламны, – диде. – Ирем ягыннан нәсел. Дөнья мәгънәсезе. Юньле булса, гомере буе колхозга кермичә, ялгыз хуҗалык булып яшәмәс иде ул. Әле дә керми бит. Әнә шул юньсез генә харап итте баламны. Әнә басып тора бит, нократ заманыннан калган иске капкасына сыланып.

Чулак Абдул, машина узганда, капка эченә кереп китте.

– Әйдә, ярар инде, – диде әби кеше. – Туасы җан булгандыр. Аннан бәләкәй Алсуны күкрәгенә кысыбрак утырды. Алсу бәхетле, шат иде: ни әйтсәң дә, йөк машинасының кабинасында әле беренче баруы бит…

Шофёр егет дәшми, тыңлый гына. Ул әле яшь, кияүдән аерылып кайтуның кыз бала гомерендә нинди фаҗига икәнен белми. Әби кеше исә тора-бара да авыр сулап куя:

– Үз сөягебез үзебездән артмас әле. Тик инде ишетер колакка гына бер дә матур түгел шул. Бигрәк тә рәтсез кешегә тап булды шул. Бигрәк тә бәхетсез бала булды шул. Торып калсалар да ярыйсы иде инде. Тегесе лишнәйрәк кыланды шул…

«Лишнәйрәк»нең бөтен тирәнлеген кодагый үзе генә белә. Кыз белән кияүнең беренче кышлары, беренче айлары иде. Дөньяда бер ямьсез, хәвефле салкын буран чыкты. Буран бәпкә-киштәләрне йолыкты, лапасны, йорт түбәсен алып китмәкче булып котырынды. Кодагый, кызын уйлап, болай да йокысыз ята иде. Шулвакыт капка шыгырдагандай булды. Ялгыз хатын сискәнеп китте: кемдер, койма өстеннән кергән сыман дөпелдәп, ишегалдына төште. Кодагый ут кабыза алмыйча матавыкланды. Ул арада ишек кактылар.

– Кем ул? Кайсыгыз ул? – диде кодагый, куркудан тамагы чатнаганны җиңә алмыйча. – Кем бар анда?

Салкын буран бер аваз алып килде:

– Бу – мин, әби, курыкма. Тавис мин.

Әби кешенең эченә җылы керде, аягына киез итекләрен киеп, ишекне барып ачты.

– Һай Аллам, Лутсия исән-саудыр бит?

Әби кеше карлы-буранлы кияүгә ялварулы караш ташлады.

– Ул-бу булмагандыр бит?

Тавис бүрегеннән-туныннан сырышкан карны какты.

– Юк, – диде ул, артык туры карамыйча. – Шәмәрдәннән кайтышымые. Кибет алдына туктап, таныш-белеш белән тегене-моны сөйләшеп торган арада атым югалды. Үзебезнең якка китмәгән, ул яктан кайткан тракторчыларны очраттым. Берәр тыкрыкка кереп катып калмагае дип куркам. Ат түләсе булса тагын колхозга. Болай да халыкара хәл катлаулы. Әнә ул Пауэрсны гына ал инде. Свердловск өстендә бәреп төшерделәр…

Кодагый әби, калын сукно шәлен бөркәнеп, фонарь кабызды. Тавис, чишенеп, диванга ятты.

– Син инде, әби, тышта бик салкын, кырга чыкма. Тыкрык-фәләннәрне генә карап кайт. Батып ятып, тез буыннарын өшетмәсен, дим. Ат түләргә монда… Шундый расхутлы елны, йорт җиткерәсе бар бит. Еллар да тыныч түгел. Әле аның йортын җиткерерсең, ә дыруг сугыш башланып куйса. Кара ул Вьетнамда ниләр бара… Мин бераз хәл алыйм, аһ иттем. Мин кешедән куркып яшәүче түгел: бирәчәгем юк, алачагым бар…

Шакмаклы яшел сукно шәлен бөркәнгән әби төнге икедә, шакыраеп катып, ут янып торган өенә кайтып керде. Өйалды ишекләре ачык иде. Өенә керде һәм шаккатты: өй асты ачылган. Тавис диванда түгел, идәндә тәгәрәп ята. Кодагый әби, әле аңышып бетермәстән, чыра кабызып, өй астына төшеп китте. Шунда гына аңлады: нигез балчыгына күмеп асраган ике шешә эчемлеге бар иде. Яз көне бакча сукалаганда, җәй көне печән китерткәндә гел кирәк була торган ике шешә бар иде. Ә хәзер… Нигез актарылган, әйтерсең күсе йөргән, һәм ике шешәнең берсе калмаган. Ярый әле ак түгел, кызыл гына иде.

…Кодагый әби иртән мал караганда, Тавис чыгып сызды. Атны тиз тапты. Ул аны авыл читендәге бер йортның лапасына кертеп, ышыкка куйган, ашарына люцерна салган икән. Хуҗаларыннан үтенгән:

– Мин, – дигән, – Гәр Хутордан, күрәсе кешеләрем бар, бер узышлый утын кертермен, атны куеп торыйм, – дигән.

Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4

Подняться наверх