Читать книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев - Страница 2

Исәнме, Кәшфи абый!
(Повесть)
II

Оглавление

Май аеның кояшлы бер көнендә, Ташлытау МТСыннан Гәр Хуторга билгеләнгән «НАТИ» тракторына утырып, авылга Кәшфи кайтып төште. Трактор дөнья селкетеп урамнан узды да, Габделбарый агайның тавык үләне баскан капка төбенә килеп, кинәт туктап калды. Әтәчләр куркыныч команда бирделәр, тавык халкы, кыраклап, бәрәңге бакчасына тайды, этләр капка астыннан гына торып гайрәт чәчеп алдылар. Кәшфинең әти-әнисе ишегалдында йөгерештеләр, Габделбарый агай хәтта, түр тәрәзәне ачып, тәрәзә төбенә патефон китереп куйды. Андыйның рәтен белә торган кеше шул! Трактор двигателенең лепелдәгәненә пластинкадан җыр кушылды:

Әрләнсен лә дошман,

Шатлансыннар дуслар

Өзелеп чыккан безнең җырлардан.


Кәшфи, «НАТИ»ның рулен тоткан килеш, горур кыяфәттә утырды. Төшмәде. Әле трактор тирәсендә бала-чага гына иде. Бераздан олылар җыелды. Кеше шактый җыелгач кына, Кәшфи тракторын сүндерде һәм өстә утырган килеш сөйләп китте:

– Юк, крәчин мае гына җитми. Аңа әле аптул (автол) да кирәк. Крәчин маен аптул белән бутыйсың (бөтен халык әсәренеп, куркынып, күрше Чулак Абдулга карап алды, ул да трактор каршында тора иде). Шул аптул кушкач кына, ягулык була ул. Ни өчен дисәң, аның өчен чөнки, крәчин үзе генә булганда, цилиндрның поршеннары бер-берсенә ышкылып, ашалып бетәрләр иде, и һәм дә, зазор ясалып, трактор бөтенләй эштән чыгар иде. Ни өчен дисәң, аның өчен чөнки, аптулны кушып яндырганда (халык яңадан дерт итеп Чулак Абдулга карап ала) экономия дә була, и һәм дә трактор поршеннарына да йомшакка килә. Ни өчен дисәң, аның өчен чөнки…

…Трактор көн-төн эшләде. Басу түрендә берөзлексез гөрелте торды. Март-апрель айларында колхозда бик күп атлар кырылган ел иде ул. Язга бик ябык чыктылар да ташу вакытында күтәрәмгә калдылар. «Ат күтәрү» дигән яңа мәшәкать барлыкка килде. Яткан атны торгызып, корсак астына ызма3 тыгып, күтәреп асып куялар. Әмма ачлыктан йөгенгән атны ызма гына коткармый. Ат бер йөгенсә, алга бара алмый, үлә. Шулай атлар кырылды. Ташлытау юлындагы бер коры елгага ат үләксәсе ташыдылар. Үләт зираты дип аталган ул урында апрель аеның күген козгын, карга басты. Тегендә дә, монда да, тау булып күпереп, ат гәүдәсе ята иде. Авыл халкы шомга төште. Узган-барганда карап торалар иде: козгын атның яңагына куна да артка чүгә һәм, кинәт алга түнеп, күзен чукый. Иң беренче эш итеп күзен ала. Шуны тәмләп ашагач, мактанган сыман, «Коңкъ! Коңкъ!» итеп аваз сала, бу тавыш, җилсез көнне авылга ишетелеп, җанны өшетә иде.

Трактор боларны оныттырды. Кәшфи көндезге сменада эшләгән көннәрдә, кичләрен алар капка төбендә кечкенә генә җыен була иде. Габделбарый абзый андый кичләрне бәхетенә чыдый алмыйча тәрәзәсен ача, патефонын бора һәм пластинка куя иде. Тәрәзәдән кичке урамга моң сибелә. Ул була йә Галия Кайбицкая моңы, йә Фәйзулла Туишев кына уйный ала торган «Кәләү Гайшә», йә булмаса «Урамда буран»… Ә Кәшфи сөйли. Әллә ниләр сөйли.

– Узган ел Мөндеш басуында, беләсезме, нинди хәл булды? Бер тракторны тракторисы-ние белән җир йотты…

Халык дерт итә, Чулак Абдул йөткереп ала, тәмәке төрә башлый, ә Кәшфи сөйли бирә.

– Аның өчен чөнки, ул җир куышына туры килгән. Трактор авыр – ул бит әллә ничә тонна, ә теге урынга, җир яралганнан бирле, андый авырлыкны спытайть итәргә туры килмәгән. И һәм шунда баткан теге егет. «НАТИ» белән. Аста күл икән. Җир асты күле. Казаннан килеп тикшерделәр учуныйлар. Аның өчен чөнки, тракторны МТС чутыннан списәйт итәргә кирәк. Аңа акте кирәк. Ә актегә МТС бухгалтеры кул куймый. Трактор өчен чөнки ул җавап бирә. Ә егет әти-әнисенә бер генә малай булган.

Агай-эне шым калып тыңлый.

– Ә узган ел зәб сукасында ничек булды? Көек елгасының ярын күргәнегез бармы? Төнге сменада эшләгәндә, Мәтәскә Гаптери нинди сырамга калды? Руль тоткан килеш йоклаган бу. И һәм нәрсә булды дип уйлыйсыз? Аның өчен чөнки, кеше шулхәтле ияләнә трактор гөрелтесенә, инде ул аның тавышына рәхәтләнеп йоклый ала. И һәм Мәтәскә Гаптери йоклап китә. Каграз бер кыз янында кич уздыра бу, сменага чыгар алдыннан теге төнне йокламаган була. Аның өчен чөнки, йокламасаң, трактор тавышы гел оета гына. Вәт шул. Көек елгасының ярына килеп җиткәндә генә уянып китсә – текә ярга ярты метр. Гаптери сикерә җиргә. Трактор оча. Гаптери әле һаман аңына килә алмый, аның өчен чөнки, трактор юк, и һәм Гаптери берүзе. Ярдәмчесе килеп җитә вагоннан чыгып. Гаптеринең авыз ачык, ди, үзе берни дә әйтә алмый, ди.

Шактый торгач, теленә килгән бу. Көлә, ди. Куркудан. И һәм әйтә дә:

– Алла, текә, – ди икән.

И һәм шуннан соң Гаптеринең үз исеме бетте. Аны хәзер бөтен МТСта Гаптери дип түгел, «Алатәкә» дип йөртәләр. Аның өчен чөнки, ул шулай дигән:

– Алла, текә, – ди икән.

Кәшфи ул елны җәй буе шулай аудитория тотты. Авылда укымышлы бердәнбер егет – аучы Җәгъфәрнең олы улы Гадел бар иде, әмма ул җәйне, авылга кайтып, Гадел берәүне дә шаккатыра алмады. Чөнки үзенең тракторы белән Кәшфи барлыкка килгән, дөньяда трактор гына һәм Кәшфи генә бар иде. Әллә нинди институтта укып йөргән, авыл урамыннан велосипедның рулен тотмый уза алучы, әтисе белән печән чабарга урманга кергәндә, чалбарының арт кесәсенә (авыл халкы: аһ! чалбарының артында кесә бар!) блокнот белән авторучка (үзе яза торган!) кыстырып йөрүче, авылга кайтканда бер кулына чемодан, икенче кулына китап тотып, әкрен генә атлап, укый-укый урамга килеп керә торган, ә кайвакыт, әйберләрен салып кайтырга ат туры килгәндә, авылның йомшак хәтфә чирәмле тыкрыгына кул-аяк белән тәгәрмәч ясап, гәүдәне мәтәлдереп кайтып кереп халыкны шаккатыра торган Гадел пүчтәк нәрсәгә әйләнде дә калды. Авылда трактор һәм Кәшфи генә бар иде. Трактор эшли иде. Трактор – вакыйга иде. Трактор хәтта эшләмәгәндә дә вакыйга иде. Андый көннәр дә булды. Мәсәлән, беркөнне. Трактор ындыр артында гына сүнде дә туктады. Кәшфи сменасы иде. Сүнгән трактор янына халык җыелды. Кәшфи үзенең ярдәмчесе белән, майга батып, тегесен сүтеп карады, монысын сүтте. Колхоз председателе тыз-быз килде, нервланды, сугу вакыты иде, тракторны молотилкага көйләү өчен кырдан әвеслеккә күчерү моменты иде. Кәшфи дәшмәде, көне буе актарынды. Халык та таралмады. Үч иткәндәй, әбәткә дә кайтмыйча көтеп утыручылар булды. Габделбарый агай кызыл ашъяулык белән төргән бер савыт аш та алып килеп карады, әмма Кәшфи эндәшмәде. Кызыл ашъяулыкны майлы кулы белән этеп кенә җибәрде. Председатель, кибеткә барып, «Пушки» дигән иң кыйммәтле папирос алып килде. Кәшфигә тәкъдим итеп карады, әмма Кәшфи аны да майлы кулы белән читкә этәрде.

…Көтү кайтыр алдыннан гына «НАТИ» төчкереп җибәрде, Кәшфи йөгеренде: тракторның бер алдына, биш артына төште. «НАТИ» аның саен ышанычлырак гөрелди иде. Габделбарый агай йөгереп килеп җитте: кулында һаман теге ашъяулыкка төрелгән савыт белән аш иде. Кәшфи, йөгереп йөрешли, елмаеп, әтисенең ашъяулыгын кире какты һәм, председатель янына барып, «Пушки» пачкасыннан берне алды. Әтисе барында Кәшфинең мондый хәрәкәте әлегә беренче тапкыры иде… Әмма әтисе бәхетле иде.

«НАТИ» өстенә менеп атлангач, Кәшфи кечкенә генә нотык тотты:

– Менә кырык ат көчле шушы машина бүген көне буе тик торды. Ни өченме дисез? Аның өчен чөнки, машина ул бик нәзберек. Сез карамагыз, шту ул кара майлы тимердән тора дип. И һәм авыр, тупас дип. Ул, аның өчен чөнки, гел кеше организмы кебек. Менә аның карбюратырыннан ягулык килә торган каналы бар. Диаметры бер миллиметр. И һәм шунда бер арпа кылчыгы кергән. Ничәмә-ничә тонна авырлыгындагы, кырык ат көчле шушы куәт иясен әнә шул бер кылчык көне буе эшләтмичә тотып торды. Аның өчен чөнки, кеше организмы да шулай: күзеңә арпа кылчыгы керсен әле. Эшчеме син? Синнән ул көнне тулык бармы?

Кәшфи ул кичне, шәһәр алган полководец ролендә, капка төбендә чыгыш ясады:

– Шул арпа кылчыгын тапмасаммы? Һи-и-и… Ничә ат көче ул, белдегезме? Тракторның холкы – нәкъ кеше холкы. Әнә Мәтәскә Гаптери. Быел «ХТЗ»да эшли. Подшипникларын каты тарткан. Белем җитмәгән. Кабыза алмый. Алдан әйләндергән вакытта, руль кирегә сугып нишләтте? Сул кулын шартлатып сындырды. Главный инженер әйтә: подшипникларын шулкадәр каты тарттырган, ди, әгәр кулына тимичә, башына суккан булса, малаеңа ясин укытасы булыр иде, ди. Аның өчен чөнки, тракторны яратып тотарга кирәк. Адәм баласы кебек итеп.

Ул җәйне Кәшфинең һәм әтиләренең кәефен җибәрерлек тагын ике вакыйга булды. Каты сука вакытында, эшнең иң кызу вакытында, Кәшфи тракторының да подшипниклары эреде. Авыл телсез калды: нәрсә ул подшипник, ничек эри ул? Авылга яңа сүзләр керде: баббит һәм подшипник тарттыру.

Баббит булса, МТСта тарттырасылар икән дә, баббит юк ди шул. Галауный инженер Казанга киткән, ди. Шул алып кайтса гына инде… Халык шулай сөйләде. Атна-ун көн узуга, трактор аякка бастырылды. Халык әллә ниләр сөйләде. Имеш, галауный инженер таба алмаган баббитны Казандагы элекке дуслары аркылы Габделбарый агай тапкан. «Бристоль»дә швейцар булган бер дусты хәзер «Урак һәм чүкеч» заводында зафыскылат икән…

Подшипник эрү турында Кәшфи нәкъ бер атна аудитория тотты.

– Кешедән дә капризныерак ул трактор, – диде ул. – Аның өчен чөнки…

Хәер, авыл халкы болай да инде кара тимер корсаклы, бакыр бавырлы, пыяла йөрәкле бу машинага үз баласыдай итеп, тере адәм баласыдай итеп карый иде.

Подшипник эретү вакыйгасы халык алдында Кәшфинең дәрәҗәсен бераз гына төшерде. Чөнки Кәшфи үзе, Мәтәскә Гаптериенең подшипник эретүдәге ачык авызлылыгын бик озак сөйләп, аудиторияне башта ук әзерләп куйган иде. Әтисе бу драманы тыныч уздырды, әмма аның да кәефен кырырлык, йөрәген бозарлык бер сүз булып алды. Кичке якта, бакча тирәсенә сөялеп, көндезге сменадан кайтырга тиешле улын көтеп тора иде карт. Менә тыкрыктан җиңел адымлы Кәшфи күренде. Су буена төште. Кепкасын салды да, чишмәдән агып чыккан чиста инешкә ятып, су эчте. Өсте-башы кап-кара иде. Урамның бу ягыннан аргы якка кайтучы хатын да бераздан шул инешкә тукталды. Күрәсең, арпа сугуда булган, инешкә килеп, Кәшфидән түбәнрәк урында туктады да, аякларын чишенеп, суга кереп басты. Кәшфи инде урамга кереп килә иде. Шулвакыт Габделбарый агай ачыргаланып кычкырган бер бала тавышы ишетте:

– Ән-ни! Анда аягыңны юма! Анда тракторист су эчте!

Кәшфи моны ишетмәде булса кирәк, әмма Габделбарый агай кызу-кызу өенә атлады һәм, ашыгып өенә керешли, аяк астына туры килгән мәчегә типте. Аннан тәрәзәсен ачты да патефонны борды. Кәшфи үз өйләренә якынлашканда, тәрәзәдән тантаналы җыр бәреп тора иде:

Әрләнсен лә дошман,

Шатлансыннар дуслар

Өзелеп чыккан данлы җырлардан…


3

Ызма (русчасы подбрюшник) – брезенттан ясалган җиде-сигез сантиметр киңлегендәге тасма.

Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4

Подняться наверх